
Түбән Новгород өлкәсендәге юл һәлакате уңаеннан кайгынамә
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
21 майда иртән Түбән Новгород өлкәсендә юлда Казан балаларын Санкт-Петербургка каратэ ярышларына алып барган автобус катнашында булган транспорт һәлакәтендә гомерләре өзелгәннәрнең туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашам.
Бер гаепсез балаларның зыян күрүе бик кызганыч һәм аяныч. Бу һәлакат безгә тагын бер мәртәбә юл йөрү кагыйдәләренә игътибарлы булырга кирәклекне раслады. Юлларда йөзләгән, меңләгән кешеләрнең гомерләре өзелү авыр кайгыларга сала. Без гомерләрен үзебезгә ышанып тапшырганнар өчен җаваплы икәнебезне онытмаска тиешбез, чөнки без алар өчен Раббыбыз алдында да җаваплы.
Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз. Аллаһы Тәгалә һәлакәттә гомерләре өзелгәннәрнең туганнарына якыннарын югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык бирсә иде. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтләрен күтәрергә Раббыбыз Үзе ярдәм итсә иде! Авыр җәрәхәтләр алганнарга тизрәк сәламәтләнергә язсын.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе