
Шәһәр урамнары элмә такталарындагы Рамазанга кагылышлы язмалар аеруча зур әһәмияткә ия. Шәһәр администрациясе ярдәме белән, урамнарда “Әти-әниләреңә шалтырат!”, “Яхшылык кыл!”, “Рамазан ае мөбарәк булсын!” кебек дистәләгән баннерлар урын алды. Шулай ук баннерларда Коръән аятьләре һәм Пәйгамбәребезнең (сгв) хәдисләре дә китерелә.
Җирле телевидениедә Рамазан аенда шундый ук реклама роликлары даими уйнатылачак. Бүгенге заман мәгълүмати кырда тиз реакция белдүрүне генә түгел, эстетик зәвык һәм әдәп-әхлак нигезләренә туры килүне дә таләп итә. Аллага шөкер, мөселманнар арасында креатив фикер йөртүче һәм үзләренең идеяләрен тормышка ашыручылар да җитәрлек, дип хәбәр ителә.
Түбән Кама мөселманнары хезмәттәшлек өчен яңа идеяләр, белгечләрнең эшләренә фикер-тәкъдимнәр кабул итәргә әзер.
Мөселманнар турында заманча технология-чараларын кулланып, уңай фикер уяту изге гамәлләрнең берсе булып тора.Шулай итеп Түбән Кама шәһәре район мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин җитәкчелегендә нәтиҗәле актив эш алып бара.
Тимер Сәгыйтов