Свердловск өлкәсе мөфтие «Ярдәм» мәчетенә кунакка килеп китте

Бүген Казандагы Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге каршындагы «Ярдәм» мәчетенә Свердловск өлкәсе мөфтие Абдул Коддус улы Ашарин (Николай Иванович) үзенең вәкилләре белән килеп китте.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 15

Бүген Казандагы Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге каршындагы «Ярдәм» мәчетенә Свердловск өлкәсе мөфтие Абдул Коддус улы Ашарин (Николай Иванович) үзенең вәкилләре белән килеп китте.

Олуг кунакны «Ярдәм» мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм Тернәкләндерү үзәге белән таныштырып йөрде.
Билгеле булганча, моннан ике гасыр элек Луи Брайль системасын уйлап тапкан француз кешесенең уку әлифбасы белән хәзерге вакытта күпләр файдалана. Әмма Россиядә аның гарәп алфавиты белән языла торганы юк иде. Мондый системаны Төркиядә һәм Согуд Гарәбстанында гына кулланалар. Ә аңа күрмәүчеләр аеруча зур мохтаҗлык кичерә.

Менә шуңа күрә дә моннан 10 ел элек хаҗга баргач, ул вакытта “Сөләйман” мәчетендә уку-укыту эше белән шөгыльләнгән Мәликә ханым Гыйльметдинова Брайль системасындагы Коръән китабын алып кайтуга ирешә. Менә шул вакыттан бирле башта “Сөләйман” мәчетендә, аннары “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләргә ислам динен төшендерү, изге китапны укырга өйрәтү гамәле үткәрелә. Аңа Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта Бердәм Дәүләтләр Берлеге илләреннән күрмәүчеләр килеп, белем ала, үзләренең дини ихтыҗларын канәгатьләндерә.

Менә бүген дә биредә белем алучылар каян гына килмәгәннәр: алар ут күршебез Башкортстан, Мари Иленнән, Пермь, Краснодар өлкәләреннән һәм, әлбәттә, Татарстанның төрле районнарыннан бирегә гыйлем үзләштерү нияте белән юл тотканнар. Араларында Тернәкләндерү үзәгенә инде берничә тапкыр килеп, үзләре күрмәүчеләрне укыту дәрәҗәсенә күтәрелгән Камәрия Тарасова кебек укытучылар да, Марсель остаз кебек стажировка узучылар да бар.

Күрмәүчеләр үзләренә “Ярдәм” мәчетендә бик игътибарлы булулары, алай гына да тъгел, һәрчак ярдәм итәргә әзер торган коллективның булуы хакында сөйләделәр, биредәге хезмәткәрләргә, аеруча Илдар хәзрәт Баязитовка, Илһам Исмәгыйлевка, Мәликә ханым Гыйльметдиновага рәхмәтләрен белдерделәр.

“Без хәзер үзебезне сукыр дип хис итмибез, тулы канлы тормыш алып барабыз. Коръән уку безне тагын бер зур дәрәҗәгә күтәрде”,-диде Камәрия ханым үзенең чыгышы вакытында.

Биредә Свердловск өлкәсе мөфтие дә сөйләде. Ул мондагы күрмәүче мөселманнарның Коръән укуын күрүдән үзенә биниһая зур рухи канәгатьләнү кичерүе турында белдерде һәм Илдар хәзрәт Баязитовка үзләрендә эшләнгән көмеш медаль тапшырды.

Ә безнең хәбәрчебезгә Абдул Коддус улы Ашарин: “Монда күргәннәрне мин хәтта тулысынча сөйләргә сүзләр дә таба алмыйм. Биредә шулкадәрле зур эш алып барыла икән, моны башка төбәкләргә дә таратырга кирәк”,-дип белдерде. Ул шулай ук үзләрендә “Ярдәм” мәчетенең филиалын булдырырга, дигән нияте барлыгы хакында да бәян итте.

Илдар хәзрәт Баязитов мөхтәрәм кунакларга мәчетнең “Зур Казан” типографиясендә басылган китапларын бүләк итте.

Хатыйп ГӘРӘЙ,
автор фотолары


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе