2013 Ноя 28
«Ютэйр» ширкәтенең Мәскәү-Әстерхан юнәлешендә очучы «Боинг-737» очкычы белән кинәт кенә фаҗига булмый калган. Очкыч һава аланы өстеннән ун әйләнеш ясаганнан соң гына Әстерханның «Нариманово» һава аланына төшә алган.
Рәсми мәгълүматларга караганда, очкычның шассисы ватылган. Һава аланында барлык хезмәтләр дә фаҗига була калса дип, гадәттән тыш хәлгә әзерләнгән. Һава аланыннан кешеләр чыгарылган, әмма командир очкычны уңышлы төшереп утырткан. "Лотос" хәбәр итүенчә, кире Мәскәүгә инде юлчыларны башка очкыч белән җибәргәннәр дип хәбәр итте "Азатлык.орг".