Ставропольдә имам Замирбәк хәзрәт Мәхмүтов атып үтерелгән

Ставрополь краендагы Иргаклы авылы имамы Замирбәк Мәхмүтов күрше Нефтекум районында Кара-Түбә авылында булганда атып үтерелгән дигән хәбәрне крайның Диния нәзарәте дә раслады.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 21

Ставрополь краендагы Иргаклы авылы имамы Замирбәк Мәхмүтов күрше Нефтекум районында Кара-Түбә авылында булганда атып үтерелгән дигән хәбәрне крайның Диния нәзарәте дә раслады. Бу фаҗигале хәл кичә иртәнге 4тә барлыкка килгән. Билгесез кешеләр имамга ут ачып качкан. Тикшерүдән соң имамга ике ядрә эләккәне хәбәр ителде. Кеше үтерү һәм канунсыз коралга ия булуны тикшерү өчен җинаять эше ачылган.

Кара-Түбә авылына край министры Александр Коробейников һәм Ставрополь мөфтие Мөхәммәт Хаҗи Рәхимов килде.

"Замирбәк бик дини кеше иде. Ул райондагы дини һәм спорт чараларын да, өмә һәм Корьән уку бәйгеләрен дә – берсен дә калдырмый иде",-дип сөйләде мәрхүм турында Ставрополь мөфтие.

Һәлак булган имамның шулай ук сәләтле мөгаллим булганы да искә алынды. Мөфти Замирбәк Мәхмүтовның үлемен зур югалту дип атады һәм туганнарының кайгысын уртаклашты.

Соңгы тапкыр Төньяк Кавказда дин әһеле узган елның августында үтерелгән иде. Төньяк Осетиядә Владикавказ мәчете имамы 36 яшьлек Рәсүл Гамзатов атып үтерелде. Аны үтерүчеләр әле дә табылмады дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе