
Мөхәммәд Мостафаны (с. г. в.) кыяфәтсез итеп сурәтләгән өчен начар дан алган швед карикатурачысы Ларс Вилкска Даниянең матбугат иреге җәмгыяте вәкиле батырлык өчен бүләген тапшырды.
Шунысы билгеле булсын: Ларска әлеге бүләк полиция хезмәткәрләре белән тулы булган парламент бинасында тапшырылды. Моның, әлбәттә, үз сәбәпләре булган.
Февраль аенда бер билгесез зат карикатурачының чыгышы вакытында, аңа атуны оештырган. Бу чыгыш матбугат иреге темасына багышланган булган. Ул “Сәнгать, Аллаһка каршы хөрмәтсезлек күрсәтү һәм сүз иреге”, дип аталган. ВВСдә язуларынча, әлеге теракт нәтиҗәсендә, ике кешенең гомере өзелгән. Урамдагы камераларның күрсәтүеннән чыгып, полиция мәргәннең эзенә төшкән. Ул полиция хезмәткәрләренә бирелмәгәнлектән, Копенгагенның Норребро вокзалында атып үтерелгән.
Бу теракттан соң, швед карикатурачысы әлеге хәлнең аңа сүз ирегенә багышланган төрле семинарларда чыгыш ясарга комачауламавы хакында белдергән. “Килеп чыккан хәлләр миңа бернинди дә тәэсир итә алмаячак. Мин нәрсәдер эшләргә тиеш. Куркынычсызлык чаралары мондый хәлне туктатырга тиеш. Кем миңа һөҗүм итәргә тели, моннан бернинди дә файда чыкмаячагын белергә тиеш”,-дип белдергән Ларс.
Ларс Вилкс 2007 елда юл чатына кую өчен скульптура эскизын эшләгән булган. Тик ул моның өчен нигез итеп, Мөхәммәднең (с. г. в.) образын ала һәм Пәйгамбәрне начар кыяфәттә сурәтли. Башта ул үзенең рәсемнәрен шведларның Теллеруд дигән каласында узучы күргәзмәгә җибәрергә уйлый. Тик күргәзмәне оештыручылар Ларсның “эш”ләрен бирегә куярга куркалар, чөнки низаг килеп чыгудан шикләнәләр. Ләкин Ларсның Пәйгамбәрне мыскыл итеп ясаган рәсемнәрен Nerikes Allehanda дигән швед газетасы нәшер итә. Ә бу исә бөтен дөнья мөселманнарының ачуын чыгара. Шул вакыттан Ларсны полиция саклый башлый.
Дөрес булса, “Әл-Каидә” “рәссам”ның башы өчен 100 мең доллар бирергә әзер булуы хакында белдергән.
2010 елның июлендә билгесез затлар Ларсның йортын яндырмакчы булалар, тик ниятләренә ирешә алмыйлар. Полиция Ларс йортын яндыруда шикләнелгән кешеләрне кулга ала. Ландскрун суды аларның берсен – 2 елга, икенчесен 3 елга төрмәгә утырта. Бу очракка кадәр Ларсны Упсальск университетында сүз иреге темасына лекция сөйләгәндә кыйнамакчы булалар. Тик анда сүз ирегенең дә үз кысалары булуы турында бер ни дә әйтелми.
Шул ук елны Ирландиядә Ларска һөҗүм оештырырга маташкан төркемне ачыклыйлар. Әлеге ният ителгән һөҗүмдә АКШ кешесе Коллин Лароуз да катнаша. Аны 10 елга ирегеннән мәхрүм итәләр.
Айдар СӘЛИМҖАНОВ