
Мисырның курорт шәһәре Шарм-әл-Шәех аэропорты, ком бураныннан соң, эшен торгызды, дип хәбәр итә “Новости” РМА.
Аэропортта, ком бураны аркасында, чәршәмбе иртәсеннән башлап дистәләгән авиарейслар гамәлгә ашырылмады. Аэропорт терминалы залында үз рейсларын көтеп, иртәдән бирле дөньяның төрле илләреннән, шул исәптән Россиядән йөзләгән турист җыелды. Россиядән Шарм-әл-Шәехка оча торган самолетлар Кызыл диңгезнең икенче ярында урнашкан Хургадага юлланган.
“Хәзерге вакытта элегрәк Хургадага җибәрелгән самолетлар Шарм-әл-Шәех аэропортына утырды. Үз чиратында, бу минутларда һава торышы аркасында Россия юнәлешендә тоткарланып торган рейслар да торгызылды”, - дип хәбәр итте Мисыр курортында Россия авиакомпанияләренең бер вәкиле.
Аерым алганда, һава температурасы кискен күтәрелү белән беррәттән килеп чыккан ком бураны берничә гарәп иленә һәм Мисырга кадәр барып җиткән. Метеорологлар фаразлары буенча, табигать гарасаты җомгага кадәр дәвам итәчәк.
Чыганак: "Татар-информ"