"Шәһри Казан" газетасына баш мөхәррир итеп Гөлнара Сабирова билгеләнде

Татар телендә 1990 елдан бирле дөнья күргән "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире Мансур Мортазин...

БӘЙЛЕ
2014 Июн 09

Татар телендә 1990 елдан бирле дөнья күргән "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире Мансур Мортазин вазифасыннан китте. Бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында республика ММЧ җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә аның генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов, Мансур Мортазин җитәкчелектән, башка эшкә күчү сәбәпле, китте, диде. Җаваплы хезмәте өчен аңа рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хаты тапшырды. М.Мортазин җавап сүзендә, “Шәһри Казан”да баш мөхәррир буларак 7 ел эшләдем, ә журналистикада мин 24 елдан артык һәм журналитстикадан китмим, алга таба да очрашырбыз әле, диде.

Аннары И.Миңнәхмәтов республика ММЧ җитәкчеләренә “Шәһри Казан” газетасының яңа баш мөхәррирен тәкъдим итте: ул – Гөлнара Сабирова.

Искәртеп үтәбез: “Шәһри Казан” газетасының беренче мөхәррире Хәлим Гайнуллин була һәм ул бирегә “Татарстан яшьләре” газетасыннан баш мөхәррирлектән килә; башта корреспондент, бүлек мөхәррире булып эшләгән Илдус Илдарханов 1996 елның апреленнән газетага баш мөхәррир итеп билгеләнә; “ТНВ” каналының мәдәният-сәнгать бүлегендә мөхәррир булган Мирсил Әһлетдинов 2003 елда “Шәһри Казан” дилбегәсен кулына ала; 2007 елның апреленнән бирле “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире – Мансур Мортазин, ул исә шуңа кадәр “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан” газеталары, “Аргамак” журналы редакцияләрендә, “Татарстан” радиосында төрле вазифаларда хезмәт итеп, иҗат тәҗрибәсе туплап килгән була. Шул рәвешле, Г.Сабирова әлеге газета редакциясенә 5 нче баш мөхәррир буларак эшкә керешә.

Киң җәмәгатьчелеккә популяр җырлар авторы һәм 2001 елдан журналист буларак таныш Гөлнара Сабирова (ул КДУның журфагын тәмамлаган) моңарчы “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре” газеталарында эшләгән, “ТНВ”да Кара-каршы” тапшыруын алып барган, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе булган, “Барс-Медиа”да эшләп алган дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе