
Кичә Санкт-Петербургта Ислам мәдәнияте көннәре башланды.
Бу хакта Россия Мөфтиләр Шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ислам мәдәнияте белән таныштыруга юнәлтелгән чаралар 6 майга кадәр дәвам итәчәк. Аларны Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Дәүләт эрмитажы, Россия Фәннәр академиясе, Мәскәү ислам институты һәм “Әл-Мостафа” халыкара университеты (Иран) үткәрә. Ислам мәдәнияте көннәре РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Динара совет ярдәме белән оештырыла.
Аерым алганда, 29 апрельдә Санкт-Петербургта беренче тапкыр Коръән укучыларның Бөтенроссия конкурсы була. Бүген һәм иртәгә, шулай ук 4-6 май көннәрендә мәдәниятара, конфессияара багланышларны үстерүгә юнәлтелгән халыкара фәнни конференцияләр уздырыла. Дин әһелләре өчен квалификация күтәрү курслары да әһәмиятле вакыйга булачак. Бу көннәрдә Санкт-Петербургның төп музейларында экскурсияләр, заманча сынлы сәнгать һәм татар шамаилләре үрнәкләрен тәкъдим иткән күргәзмәләр оештырыла. Шулай ук Иран режиссеры Мәҗид Мәҗидинең Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр турындагы “Мухаммад — посланник Всевышнего” фильмы күрсәтеләчәк.
Чыганак: "Татар-информ"