Сания ханым Баязитова: «Балаларымны мактаганда күзләремә яшь килде»

Бүген Илдар хәзрәт Баязитовның Казандагы “Сөләйман” мәчетенә имам-хатип булып килүенә – 10 ел...

БӘЙЛЕ
2012 Сен 26
«Язмыш синең тез астыңа китереп сукса, егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчлерәк ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә, яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарга адаштырса, кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса, чишмәгә әверелеп, иреккә ургыл. Җиргә күмсә, орлык булып шытып чык. Җилкәнеңне җилләр екса, йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә. Түземлеләр генә бәхеткә лаек.”
Бүген Илдар хәзрәт Баязитовның Казандагы "Сөләйман” мәчетенә имам-хатип булып килүенә – 10 ел, "Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды оешуга 5 ел тулуга багышланган кичәне "Рәйхан” кафесында билгеләп узу тантанасын алып баручы Рамил Миңневәлиев татар халык язучысы Фәнис Яруллинның шушы сүзләре белән башлап җибәрде. Бу үзе үк әлеге кичәнең җырлы вә моңлы булачагына бер ишарә булып тоелды. Ул чынлап та шулай булып чыкты да. Ник дигәндә, "Рәйхан”га килүчеләрнең күбесен күзләре күрмәүче хатын-кызлар (алар бу көннәрдә "Сөләйман” мәчетендә Коръән уку курсларында белем ала) тәшкил итә иде.
Башта сүз күзләре күрмәүчеләргә бирелде. Аларның һәркайсының язмышы гыйбрәтле.Әйтик, "Сөләйман”га Екатеринбургтан килеп, тәүге тапкыр аяк атлаган Рәйсә Нигъманова Татарстанның Чыршылы авылында дөньяга килсә дә, язмыш җилләре аны Кыргызстан якларына илтеп ташлый. Югары уку йортлаын яхшы билгеләренә тәмамлаган Рәйсә ханым анда гомер бакый балалар укыта. Намазларны пенсиягә чыккач укырмын дип гел кичектереп килә. Әмма кинәт кенә сукыраю аркасында, ул намазлар укырга өйрәнә алмый кала. "Тик намазга өйрәнүне һич тә пенсиягә чыккач эшләрмен дип кичектерергә ярамый икән. Ярый әле миңа Илдар хәзрәт, Ибраһим хәзрәт, Мәликә ханым кебек яхшы кешеләр очрады. Мәликә ханым белән Илдар хәзрәтне дөньяга китергән һәм миһербанлы, рәхим-шәфкатьле итеп үстергән әниләре Сания ханымга Аллаһының рәхмәте булсын. Мин биредә бөтенләй башка мохиткә килеп эләктем. Уразаларны тотып, намазларны укудан да хәерлерәк эшнең юклыгын аңладым. Бу бөек гамәлегезне дәвам итегез, камиллеккә омтылыгыз”,-диде Рәйсә ханым.
Камәрия ханым Тарасованың да сөйләү куәсе зур икән. Ул "Сөләйман” мәчетен зур эшләр майтаручы бер корабка тиңләде. Илдар хәзрәт Баязитов исә шул корабның капитаны. Әлеге кораб күзләре зәгыйфьләргә булыша-булыша, уңга-сулга чайкалмыйча, алга баруын дәвам итә.
Әкърам абый Җәләлев өч яшеннән сукыр кала. Үзлегеннән динне өйрәнә. 4 тапкыр хаҗга барып кайтуга ирешә. Гаиләсендә кыен хәлләр килеп чыккач, "Сөләйман” мәчете аны үзенә сыендырды.
Күзләре күрмәүчеләрне компьютер гыйлеменә өйрәтүче Фәнис хәзрәт Мингәрәев: "Минем бүген Сания ханымга олуг рәхмәтләремне әйтәсем килә. Ул балаларын уңга-сулга җибәрмичә, аларга ире Рифкать абый белән дөрес тәрбия биргән. Аллаһының рәхмәтләре яусын”,-дигән сүзләрен ирештерде.
Шушындый ук фикерләр төрле җирләрдән килеп белем алучы Илгизәр Сибагатов, Илһам Денисов, Зәкия Зарипова, Гөлсинә Фәсхетдинова, Гөлсирә Мансурова, Зөләйха Тойманова, Гөлзифа Хәйруллина, Гөлсара Галимова, Эльвира Кәлимуллина, Нәркиз Бариева, Фәридә Ахунова һәм башкалар чыгышында да яңгырады.
Киров һәм Мәскәү районнары Башкарма комитеты хезмәткәре Салават Галиевнең хакимият башлыгы Дамир Фәттахов исеменнән "Рәйхан”га килеп, Илдар хәзрәткә шәмаил бүләк итүе нур өстенә нур булды.
Кафедагы бу чыгышлар Татарстанның халык артисты Равил Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Руслан Баһадур, Ренат Вәлиевнең моңлы җырлары һәм көйләре белән бергә үрелеп барды.
Бирегә җыелган халык берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сыйланды.
Бу күркәм кичәнең ахырында сүз "Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевкә бирелде. Ул тату һәм дустанә мөнәсәбәттә булган эшлекле коллектив оештырганы өчен Илдар хәзрәт Баязитовка һәм шундый изге күңелле балалар үстергәне өчен Сания ханымга рәхмәтләрен әйткәннән соң, мәчет әһелләре исеменнән Илдар хәзрәткә бүләк тапшырды.
Йомгаклау сүзен исә "Сөләйман” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов әйтте. Ул үзенә җылы кәлимәләр белдергән һәркемгә рәхмәтен ирештерде. "Мөхтәрәм җәмәгать! Хөрмәтле әнием! Бүген чынлап та шундый зур бәйрәм. Тик 2002 елда "Сөләйман” мәчетенә килгәндә бик авыр чакларым булды. Хәтта башыма моннан китәргә дигән уй керде. Өйгә кайтып, акчаның булмавы, мәчеткә кешенең йөрмәве турында әтигә зарландым. Ә әти миңа: "Мәчеттән качмыйлар. Аллаһы Тәгаләдән качып булмый, улым. Сабыр ит. Эшлә”,-диде. Мине бирегә җитәкләп килгән Исхак хәзрәт Лотфуллинга да шундый ук зарларымны ирештергәч, ул: "Кеше йөри торган, акчасы булган мәчеттә һәркем эшли ала. Ә менә син кеше йөрми торган мәчетне күтәреп кара. Монда инде хикмәт кирәк”,-диде. Шул ике кешенең сүзен тотып, мин бу мәчеттән китмәдем. Рәхмәт аларга. Хәзер аларның икесе дә вафат инде. Урыннары җәннәттә булсын. Сүзләрем дога булып барсыннар”,-диде Илдар хәзрәт. Аннары Илдар хәзрәт үз эшләренең әнисе Сания ханымның (рәсемдә Сания ханым белән Мәликә ханымның урыннары да бергә туры килгән иде) догалары бәрабәренә алга баруын бәян кылды.
"Аллаһы боерса, без киләсе елның маенда Серов урамында төзелеп килүче Тернәкләндерү үзәгенә күчәрбез дип өметләнәм. Казан мэры Илсур Рәис улы Метшинны догагыздан калдырмагыз”,-диде Илдар хәзрәт күзләре күрмәүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Догаларыбызны кылып, бу мәҗлесне оештыручыларга рәхмәтләребезне әйтеп, кафедан чыгып барганда Сания ханымны очраттым. Аңа: "Сез бүген нинди хисләр кичереп утырдыгыз, Сания ханым?”-дип сорадым. Ә ул исә мине гаҗәпкә калдырым: "Балаларымны мактаганда күңелем тулды, күзләремә яшь килде»,-диде кыска гына итеп. Ә мин исә аны шатлыклы күз яшьләре булгандыр дип аңладым.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе