
1936 елның 1 гыйнварында Татарстанның Чирмешән районындагы Лашман авылында яшәүче Шәрәфетдин һәм остазбикә Фатима Миңнекәевләр гаиләсендә дөньяга килгән Саниягә тәкъдире шактый ук катлаулы язмыш әзерләп куйган икән. Аларның әтисе Шәрәфетдин сугышның беренче көннәрендә үк армиягә алына һәм озак та үтми, яу кырында ятып кала. Ятимә Саниягә балачактан ук Үзбәкстанның Термез каласына килеп сыенырга туры килә. Ул шунда үсә һәм педагогия көллиятен тәмамлагач, 40 елдан артык балалар укыта. Рифкать Баязитов дигән кешегә кияүгә чыгып, 5 бала үстерә. Әмма алда аларны ике олы кайгы-хәсрәт сагалап торган икән: көтмәгәндә, уйламаганда, Сания ханымның ике улы һәлак була.
"Рәйхан”дагы мәҗлес вакытында Сания ханымның авырлыклар алдында сынып, сыгылып төшмәве, аларны батырларча кичерүе турында да әйтелеп үтте. Ул кешеләрдә гаделлек, тыйнаклык, намуслылык, алдамау кебек сыйфатларны ярата икән. Шул ук вакытта ялганчыларны, хәйләкәрләрне сөйми. Адәм балаларында диндарлыкны күрергә тели. Яраткан саны – 7. Ул балаларын да кечкенәдән үк дингә өндәгән, аларны тәкъва итеп тәрбияләгән.
Әллә инде күп еллар буена дәфтәрләр тикшергәнгәме, әллә балалары, ире Рифкатьнең вафат булу кайгысыннанмы, бер мәлне Сания ханымның күзләре начарая башлый. Улы Илдар хәзрәт аңа эре хәрефләр белән басылган Коръән китабын алып кайта. Шул көннән Сания ханым өчен, әйтерсең, башка тормыш башлана. Шулчагында үзе белән бер хикмәтнең башлануын тоя ул: изге китапны укыган саен күзләре ачыла баруын сизә. Сания апа Коръәнне берничә тапкыр хәтем кыла, ягъни аны тулысынча укып чыга. Бүгенге көндә аның күзләре гадәти хәрефләр белән нәшер ителгән Коръәнне дә укый ала икән. Тәкъвалыгы өчен Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы димичә ни диясең тагын бу хәлне?!
"Рәйхан” кафесындагы мәҗлес вакытында Сания ханымның адресына күп кенә мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде, аңа бүләкләр тапшырылды. Ә иң зур бүләк балаларының аңа: "Әни, без сине бик яратабыз”,-дип әйткән сүзләре булгандыр, мөгаен.

Ә мин исә профессиональ артистларның, үзебезнең һәвәскәр, кем әйтмешли, атказанган җырчыбыз – азанчыбыз Миңлеәхәт Минҗановның моңлы көйләрен, мөселман кардәшләрнең ихластан сөйләгән чыгышларын тыңлаганда, Казандагы "Сөләйман” мәчетенең даны бөтен Россия күләмендә таралуында Сания ханым Баязитованың да өлеше бар, бәлки алай гына да түгелдер, казанышыбыз турыдан-туры Сания Шәрәфетдин кызына барып тоташадыр, дип уйлап утырдым.
Хатыйп ГӘРӘЙ
Автор фотолары