2012 Апр 23
Бу чара әлеге мәчет каршында инде берничә ел буена уңышлы эшләп килүче «Мөселманнарны таныштыру хезмәте» проекты кысаларында оештырылды.
«Мөселман гаиләсенең көче факторы» дигән темага файдалы лекция тыңлаганнан соң, мөселман кардәшләр чәй табыны янында гаиләне барлыкка китерү һәм ныгытуга багышланган мәсьәләләрне тикшерделәр, фикер алыштылар.
Хәзерге вакытта беренче карашка үзеңә тиң ярны сайлап алу авыр тоелмаса да, эзләү барышында буйдаклар кайбер кыенлыклар белән очраша. Мондый чаралар ислам турында файдалы белем алуда ярдәм итеп кенә калмый, мөселманнарга һәм мөслимәләргә шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән кысаларда гаилә кору нияте белән үзара танышырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итте "Сөләйман” мәчете матбугат хезмәте.