Дин сабагы алудан тыш, гүзәл затларга Казанның истәлекле урыннары, шул исәптән, Камал һәм Кәрим Тинчурин исемендәге театрларда спектакльләр дә күрсәтелде.
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның күзләре күрмәүчеләр алдында чыгыш ясавы аларның күңелендә аерым урын алгандыр.
Җәлил хәзрәт үзенең вәгазендә әхлакый һәм рухи чистарыну мәсьәләләренә тукталды, татар халкының традицион кыйммәтләре хакында сөйләде.
Җәлил хәзрәтнең чыгышында тормыштан алынган кыйссалар да байтак иде. Элекке заманда бер бай кеше дин галиме янына килгән дә: "Малым көн саен арта. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә алдында җавап бирәсе булыр дип куркам”,-дигән. Ә теге галим аңа: "Әгәр байлыгыңның артуын теләмәсәң -зарлан”,-дигән. "Нәрсәгә дип зарланыйм? Мин барысыннан да канәгать»,-дигән теге бай кеше. "Ул чагында байлыгың кимеми инде”,-дигән галим. "Без зарланырга яратабыз, барына канәгатьләнә белмибез. Элекке мөфтине сүккән кешеләр хәзерге мөфтине дә сүгә. Ә бит Хак Тәгалә: "Үзегез нинди, җитәкчеләрегез шундый”,-дигән. Ә менә "Сөләйман” мәчете әһелләре элекке мөфти вакытында да яхшы эшләде, хәзергесе вакытында да матур гамәл кылуларын дәвам итә. Димәк, безгә зарлану белән шөгыльләнмичә, булганына шөкер кылып, эшебезне дәвам итәргә кирәк”,-диде Җәлил хәзрәт.
Җәлил хәзрәт бу көнне әле күзләре күрмәүчеләргә күп нәрсәләр хакында сөйләде. Ул аларны "Сөләйман”да алган белемнәрен башка кешеләргә таратырга чакырды.
Мәчет әһелләре Баш казыйга олуг рәхмәтләрен әйттеләр, аның биредә көтеп алынган кунак булуын белдерделәр. Мәчетнең имамы Илдар хәзрәт Баязитов Баш казыйга һәм бу көнне бирегә килгән РИУның Шәригать факультеты деканы Рамазан хәзрәт Курамшинга үзләре бастырып чыгарган "Зрячим о незрячих” китабын күрсәтте. Бу файдалы очрашу аннары табын янында дәвам итте.
Хатыйп ГӘРӘЙ