Сөләйман хәзрәт белән булган вакыйга бүтән кабатланмасын дип дога кылырга гына кала

Казанның Петровск бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең II имамы булган Сөләйман хәзрәт Зариповның хәбәрсез юкка чыгуы буенча әлегәчә бернинди яңалык юк.

БӘЙЛЕ
2016 Май 17

Казанның Петровск бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең II имамы булган Сөләйман хәзрәт Зариповның хәбәрсез юкка чыгуы буенча әлегәчә бернинди яңалык юк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

“Бу вакыйга барыбызны борчуга салды. Сөләйман хәзрәт республикада танылган дин әһеле иде. Без үзебез дә күп әйбердән ММЧ аша хәбәрдар, шуңа күрә бу мәсьәләдә сездән артыграк белмибез. Прокурор белән дә очраштым, әмма тәгаен генә беркем әйтә алмый. Тикшерү дәвам итә, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Безгә дога кылырга, бүтән мондый хәл кабатланмавын сорарга гына кала”.

Сөләйман хәзрәтнең гарәп юлдашына килгәндә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре шәехе Нәҗметдин белән алар Дубайда очрашкан булганнар. “Безнең сукырлар өчен Коръән бастыру проекты идеясе бар иде, әмма ул гамәлгә ашмады”, - диде Татарстан Республикасы мөфтие.

Искәртеп узабыз, 2016 нчы елның 7 февралендә сәгать 10.00 да Сөләйман хәзрәтнең Мордовиядән Казанга чыгып китүе билгеле. Хәзрәт үзе генә түгел, иптәше белән “Toyota Corolla” машинасында булган. Дәүләт номерлары У071РЕ, 116 төбәк. Соңгы тапкыр аны Буада сәгать 14.30 тирәсендә күргәннәр.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең 62 яшьлек гражданы югалуы очрагы буенча кузгатылган җинаять эшен (РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 2 нче өлеше “Ике һәм аннан да күбрәк затларны үтерү”) тикшерү дәвам итә.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе