"Сөләйман”лылар быелгы Корбан бәйрәменә аеруча җентекләп әзерләнделәр. Сарыкларның урыны тимер рәшәткәләр белән тотылып алынды. Аларга азык-төлек мәсьәләсе дә алдан хәстәрләнде. Мәчеткә 21-22 октябрь көннәрендә 510 сарык китерелде. Ә бу бәрәнләгән бәти 511 нче булып якты дөньяга килде.
"Без беренче тапкыр мәчет ишегалдында туган бу бәрәнгә рәхим-шәфкатьлелек күрсәтергә булдык. Аның аркасында әнисе дә исән калды. Ә киләсе Корбан бәйрәменә алар кемгә насыйп булыр – анысы мәгълүм түгел. Аны бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер”,-диде бу хакта сораштыргач, мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов.
"Сөләйман” мәчетендә әле корбанга дигән сарыкларның барысын да алып бетермәделәр. Моны эшләргә әле соң түгел. 240-77-11 телефонына шалтыратып та сез бу хакта мәгълүмат алырга мөмкин.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре