
Коръән уку һәм ислам нигезләрен белүне тикшерү буенча “Сөембикә энәләре һәм сеңелләре” бәйгесе быелның 2 апрелендә Әхмәдһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәгендә булыр, дип көтелә.
Бөтенроссия “Мөслимә” хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, “Ярдәм” фонды РФ мөселманнарының Эшкуарлар ассоциациясе булышлыгында 19 нчы тапкыр «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән Бөтенроссия бәйгесе үткәрә. Ул балалар арасында иң яхшы Коръән укучыларны, ислам, әдәп-әхлак нигезләрен белүчеләрне ачыклау максаты уңаеннан уздырыла.
Әлеге конкурста Татарстанның, Россиянең төрле төбәкләреннән 500 дән артык бала килер, дип уйланыла.
Бу бәйгедә җиңүчеләр 38 номинациядә: Кол Шәриф, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Әмирханов, Хөсәен Хәезханов, Һади һәм Садри Максуди, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Ризаэддин Фәхреддин, Габдулла Тукай, Акмулла, Галимҗан Баруди, Исмәгыйль Гаспринский, Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар, Мөхлисә Буби һәм башка төрдә бүләкләнәчәк.
“Ярдәм” фонды Советы Рәисе Илдар хәзрәт Баязитовның әйтүенчә, татар илаһият галимнәре мирасын яшь буын вәкилләре арасында мәңгеләштерү һәм популярлаштыру өчен быел тагын ике номинация: «Әнвәр Хәйри” һәм “Сәлимшаһ” өстәлде.
Конкурс Ә. Максуди исемендәге үзәктә 9.00 сәгатьтә башланып, 13.00гә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү дин эшлеклеләре, депутатлар катнашында сәгать 12.30да башланыр, дип көтелә.
Ә. Максуди исемендәге үзәкнең адресы: Казан каласы, Кызыл Кокшай урамы, 156 нчы йорт.