
Аллаһы боерса, быел әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дип аталган чираттагы 18 нче бәйгене үткәрәбез.
Алдагы бәйгеләрдә катнашкан балалар зур егет һәм кызлар булып үсеп җиттеләр. Күбесе җаваплы эшләрдә эшли. Чит җирләрдә илче булып эшләүчеләребез дә, уку йортларыбызда белем бирүчеләребез дә бар. Алар иң мөһиме – ислам динебезне куәтләндерүче бәбиләр тәрбияләүче ата-аналар.
Быел да сорауларны яшь аермаларын исәпкә алып бирербез.
Укучылар, әзерләнегез! Җәмгыятебезнең бәхете – халкыбызның үсеп килүче сездәй күркәм варисларын тәрбияләү. Әгәр балаларыбызга Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.не танытып тәрбия бирсәк, ышанычлы киләчәгебез булыр, иншә Аллаһ.
Барчагызны да бу елның 4 апрелендә, шимбә көнне «Ярдәм” мәчетендә түбәндәге адрес буенча көтеп калабыз: Серов урамы, 4 а йорты. Әлеге бәйгене «Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды белән «Мөслимә” иҗтимагый оешмасы үткәрә.
Рәхим итегез, оланнар!
Әлмира Әдиатуллина, "Мөслимә" газетасы баш мөхәррире, "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе
Сораулар
4 – 10 яшьтәгеләргә сораулар
1.Үз динеңне беләсеңме?
2.Иң олуг дин нинди?
3.Ислам дигән сүз нәрсәне аңлата?
4.Нәрсә ул хәләл һәм хәрам?
5.Нәрсә ул гөнаһ?
6.Кем ул Ана?
7.Күршеләреңне яратасыңмы?
8.Тәрбияле бала дип кемгә әйтәләр?
9.Иманлы булу нәрсәне аңлата?
10. Иман кәлимәсен беләсеңме?
11. Ничә яшьтән намазга басарга кирәк?
12. Көненә ничә тапкыр намаз укырга кирәк?
13. Тәһарәт нәрсә ул?
14. Дога нәрсә ул? Нинди догалар беләсең?
15. Коръәни Кәрим кем сүзе?
16. Кем ул Пәйгамбәр?
17. Эшне нинди сүзләр белән башларга кирәк?
18.Нинди көн ул җомга?
19.Кайсы айда ураза тоталар? Ул ничә көн дәвам итә?
20.Нинди дини бәйрәмнәрне беләсеңме?
21.Ничә сүрә беләсең?
22.Кем ул мөселман һәм мөслимә?
23.Кем ул Габдулла Тукай?
11 – 14 яшьтәгеләргә сораулар
1.Кем ул мөэмин, кем ул мөселман?
2.Олуг дин нинди дин?
3.Ислам дине нигезләрен беләсеңме?
4.Нәрсә ул хәләл һәм хәрам?
5.Нинди фарыз гамәлләрне беләсең?
6.Балаларга ничә яшьтән намаз фарыз була? Үзең намаз укыйсыңмы?
7.Азан тәһарәтсез әйтеләме?
8.Витр намазы кайчан укыла?
9.Көненә ничә тапкыр намаз укыла?
10.Фарыз намазлардан башка нинди намазлар бар?
11.Нинди көн ул җомга? Җомга намазы кемгә фарыз?
12.Ураза нинди гамәл? Ураза ничә көн тотыла?
13.Уразаның мәгънәсе нидән гыйбарәт?
14.Коръәни Кәрим кем сүзе?
15.Коръәни Кәрим кем аркылы, кайсы телдә һәм ничә ел дәвамында иңдерелә?
16.Пәйгамбәрләр кемнәр алар?
17.Мөхәммәд с. г. с. ничә яшендә Пәйгамбәр була һәм ул ничә ел пәйгамбәрлек иткән?
18.Коръәни Кәрим кайсы тау куышлыгында иңдерелә башлый?
19.Коръәни Кәримдә ничә сүрә бар? Шуларның иң озыны һәм иң кыскасы ниндиләр?
20.Нәрсә ул сүрә һәм аять? «Кәүсәр” сүрәсен беләсеңме?
21. Коръәни Кәримдә ничә пәйгамбәр искә алына?
22.Нәрсә ул Кадер кичәсе? Ул кайсы сүрәдә искә алына?
23.Коръәни Кәрим нинди сүрә белән башлана?
24.Нәселеңне, әби-бабаларыңны беләсеңме?
25.Фәкыйрь кеше кем ул? Рухи фәкыйрьлек нәрсә ул?
26.Нәрсә ул хәдис? Гыйлем турында нинди хәдисләр беләсең?
27.Нәрсә ул кыямәт?
28.Кайчаннан бирле мөселмансың?
29.Сәдака кемгә бирелә?
30.Нәрсә ул тәһарәт һәм аның фарызлары нинди?
31.Нәрсә ул тәйәммүм?
32.Тәһарәтнең сөннәт гамәлләре нинди?
33.Хаҗ нинди гамәл ул?
34.Иртәнге намаз ничә рәкәгатьтән тора?
35.Кем ул Кол Шәриф?
36.Казанның 1000 еллыгы кайчан уздырылды, анда нинди чаралар үткәрелде?
37.Кем ул Мөхлисә Буби?
38.Кем ул Шиһабетдин Мәрҗани?
39.Кем ул Әхмәтһади Максуди?
40.Кем ул Габделкаюм Насыйри?
41.Мөнкир һәм Нәкир турында нәрсәләр беләсең?
42.Мәшһүр фәрештәләрне беләсеңме?
43.Иман кәлимәсен беләсеңме? Аны ничек аңлата аласың?
44.Дин буенча үлгәннән соң терелүне ничек аңлыйсың?
45.Нәрсә ул гөнаһ?
46.Нәрсә ул тәүбә?
47.Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.нең тормышы турында нәрсәләр беләсең?
48.Ата-ана хакын ничек аңлыйсың?
49.Нәрсә ул күрше хакы?
50.Беренче итеп нинди сүрә иңдерелгән? Үзең ничә сүрә беләсең?
51.Дин галимнәреннән кемнәрне беләсең?
52.Нәрсә ул тәҗвид? Аның нинди кагыйдәләре бар?
53.Ана теле (туган тел) хакында нинди мәкальләр беләсең?
54.Аллаһының берлегенә дәлилләр китерә аласыңмы?
55.Әхлаклы бала, әхлаклы кеше кем ул?
56.Дини бәйрәм көннәрен һәм кичәләрен беләсеңме?
57.Нәрсә ул җәннәт һәм җәһәннәм?
58.Гореф-гадәтләребезне, милли киемнәребезне, һөнәрләребезне, мөнәҗәт-көй-моңнарыбызны беләсеңме?
59. Аллаһының нинди сыйфат-исемнәрен беләсең? Аңлатып бир.
60. Кем ул Акмулла?
61. Кем ул Закир ишан Камало Чистави?
62. Кем ул Хөсәен Әмирхан?
63. Кем ул Хөсәен Фәизханов?
64. Кем ул Кол Гали?
65. Кем ул Фатима Аитова?
66. Кем ул Зәйнәп Хәсәни?
67.Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар кемнәр алар?
68.Кем ул Хәниф Вәлиев?
15 – 18 яшьтәгеләргә сораулар
1.Ислам дине нигезләре. Ислам сүзе нәрсәне аңлата?
2.Ислам нигезләрен һәм иман кәлимәсен беләсеңме?
3.Хәләл белән хәрамны аера беләсеңме?
4.Намаз нинди гамәл ул? Үзең намаз укыйсыңмы?
5.Ничә яшьтән намазга басарга кирәк? Намаздагы фарызларны беләсеңме?
6.Көненә ничә тапкыр намаз укыла?
7.Өйлә намазы ничә рәкәгатьтән тора?
8.Намаз вакытларын беләсеңме? Намаз укырга ярамаган вакытлар бармы?
9.Витр намазы кайчан укыла?
10.Азан тәһарәтсез әйтеләме?
11.Фарыз намазлардан башка нинди намазлар бар?
12. Атна саен нинди бәйрәм көн бар?
13.Ураза нинди гамәл һәм аның мәгънәсе ничек?
14.Ураза ничә көн тотыла? Ураза тоту кемгә тиеш?
15.Нәрсә ул Кадер кичәсе? Ул кайсы сүрәдә искә алына?
16.Мигъраҗ кичәсе турында нәрсә беләсең?
17.Коръәни Кәрим кем аркылы һәм кайсы телдә иңдерелгән?
18.Пәйгамбәребез (с. г. с.) ничә яшендә Пәйгамбәр була? Ничә ел Пәйгамбәрлек кыла? Ничә ел буена яшерен рәвештә халыкны дингә өнди?
19.Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. г. с.не нинди исемнәр белән хөрмәтләгәннәр?
20.Коръәни Кәрим нинди тау куышлыгында иңдерелә башлый?
21.Коръәни Кәримдә ничә сүрә бар? Иң озын һәм иң кыска сүрәләр нинди?
22.Коръәни Кәрим нинди сүрә белән башлана? «Бәкара” сүрәсе нинди аять белән башлана?
23.Коръәни Кәримдә ничә сүрә кеше исеме белән аталган?
24.Коръәни Кәримдә ничә пәйгамбәр искә алына?
25.Нәселеңне, әби-бабайларыңны беләсеңме?
26.Фәкыйрь дип кемгә әйтәбез?
27.Нәрсә ул хәдис? Гыйлем турында нинди хәдисләр беләсең?
28.Нәрсә ул кыямәт?
29.Кайчаннан бирле мөселмансың, мөселманлыгыңны ничек дәлиллисең?
30.Нәрсә ул дога? Нинди догалар беләсең?
31.Сәдака кемнәргә бирелә?
32.Тәһарәтнең мәгънәсе һәм фарызлары.
33.Нәрсә ул тәяммум? Тәһарәтнең сөннәт гамәлләре.
34.Хаҗ нинди гамәл ул? Беренче нинди сүрә иңдерелгән? Коръәннең анасы дип, нинди сүрәгә әйтәләр?
35.Кем ул Кол Гали? Кол Галинең «Йосыф вә Зөләйха” кыйссасы нинди китапка нигезләнеп язылган?
36.Кем ул Шиһабетдин Мәрҗани?
37.Кем ул Әхмәтһади Максуди?
38.Кем ул Мөхлисә Буби?
39.Кем ул Габделкаюм Насыйри? Кем ул Муса Җаруллаһ?
40.Кем ул Ризаэддин бине Фәхретдин?
41.Сөембикә турында нәрсәләр беләсең?
42.Сорау-җавап алучы фәрештәләрне беләсеңме?
43.Мәшһүр фәрештәләрне беләсеңме?
44.Ислам дине буенча үлгәннән соң терелү турында нәрсә әйтә аласың?
45.Нәрсә ул гөнаһ? Аның нинди төрләре бар?
46.Пәйгамбәребезнең тормышы турында нәрсә әйтә аласың? Аның әхлагы нинди булган?
47.Хак Тәгаләнең ничә күркәм исеме бар? Белгәннәрен атап һәм аңлатып кит?
48.Дүрт мәшһүр сәхабә турында кыскача мәгълүмат бир.
49.Без кайсы мәзһәбкә керәбез?
50.Әһле китап диннәре нинди?
51.Ата-ана хакын ничек аңлыйсың?
52.Ни өчен «Күрше хакы – Аллаһ хакы” дип әйтелә?
53.Иң беренче нинди сүрә иңдерелгән? Үзең ничә сүрә беләсең?
54.Нәрсә ул тәүбә? Нәрсә ул никах?
55.Дин галимнәреннән кемнәрне беләсең?
56.Дин белгечләре, остазлар дип кемнәргә әйтәләр? Алардан кемнәрне беләсең?
57.Беренче һәм соңгы пәйгамбәрне беләсеңме?
58.Нәрсә ул тәҗвид? Аның нинди кагыйдәләре бар?
59.Ана телебез (туган тел) турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсең?
60.Кем ул мөфти, казый һәм имам?
61.Бүген динебезнең хакыйкый асылын ныграк аңлату өчен синеңчә нәрсә эшләргә кирәк?
62.Гореф-гадәтләребезне, һөнәрләребезне, милли киемнәребезне, мөнәҗәт-көй-моңнарыбызны беләсеңме?
63.Аллаһының берлегенә дәлилең нинди?
64.Нәрсә ул җәннәт һәм җәһәннәм?
65.Кайсы сүрәләрнең мәгънәсен аңлата аласың?
66.Корбан чалу кайсы пәйгамбәрдән башланган? Бу хакта нәрсәләр беләсең?
67.Динебезнең, җөмһүриятебезнең киләчәген ничек күз алдына китерәсең?
68.Аллаһының нинди күркәм исемнәре бар?
69. Кем ул Батырша?
71. Кем ул Әхмәт Тимер?
72. Кем ул Курсави? Кем ул Зөһрә Акчурина?
73. Кем ул Утыз Имәни?
74. Кем ул Исмәгыйль Гаспарлы?
75. Кем ул Рәшидә Исхакый?
76. Кем ул Зәйнулла ишан Рәсүлев?
77. Кем ул Мөхәммәтҗан Хөсәенов?
78. Кем ул Әхмәтзәки Сафиуллин?
79.Кем ул Галимҗан Баруди?
80. Кем ул Габделхак Саматов?
Коръән уку бәйгесе өчен Мөхәммәд Пәйгамбәр (с. г. с.) турындагы сораулар
4-10 яшьтәгеләргә сораулар
1.Соңгы Пәйгамбәрнең исемен беләсеңме? Аның ничә исеме бар?
2.Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. с.) нинди шәһәрдә туган?
3.Пәйгамбәребез с. г. с.нең әти-әнисенең исемнәрен беләсеңме?
4.Ни өчен без Пәйгамбәребез с. г. с.не яратырга тиешбез?
5.Пәйгамбәребез с. г. с.не күргән һәм аның вәгазьләрен тыңлаган кешеләрне кемнәр дип атыйлар?
11-14 яшьтәгеләргә сораулар
1.Пәйгамбәребез с. г. с.нең кайсы көнне һәм нинди айда туганын беләсеңме?
2.Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. с.) ничә яшендә өйләнә? Аның ничә баласы була?
3.Пәйгамбәребез (с. г. с.) ничә яшьтә һәм кайсы шәһәрдә вафат була?
4.Пәйгамбәребез с. г. с.нең әхлакый сыйфатлары турында нәрсә әйтә аласың?
5.Пәйгамбәребез с. г.с.гә кайсы аятьләр беренче булып иңә?
15-18 яшьтәгеләргә сораулар
1.Пәйгамбәребез (с. г. с.) яшәгән елларны беләсеңме? Ул ничә ел яши һәм кайчан Пәйгамбәр була?
2.Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. с.) күрсәтеп калдырган юл шәригатьтә ничек атала?
3.Пәйгамбәребез с. г. с.нең бабасының исеме ничек?
4.Пәйгамбәребез с. г. с.нең ничә оныгы булган? Аларның исемнәрен беләсеңме?
5.Пәйгамбәребез с. г. с.нең сөт анасының исеме ничек?
6.Пәйгамбәребез (с. г. с.) нинди хезмәтләр башкарган?
7.Пәйгамбәребезс. г. с.нең кабере кайсы шәһәрдә урнашкан?
8.Пәйгамбәребез с. г. с.нең соңгы нәсыйхәтләрен беләсеңме?
9.Пәйгамбәребез с. г. с.нең нинди хәдисләрен беләсең?
10. Нәрсә ул Мәүлет бәйрәме?