“Рубин”ның баш тренеры “Штурм”ны җиңүне ике арадагы уңыш дип атады

Казанның “Рубин” командасы баш тренеры Ринат Биләлетдинов Европа Лигасы кысаларында, читтә Австриянең “Штурм” футболчыларын 3:2 белән җиңүгә аңлатма бирде.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 31

Казанның “Рубин” командасы баш тренеры Ринат Биләлетдинов Европа Лигасы кысаларында, читтә Австриянең “Штурм” футболчыларын 3:2 исәбенә җиңүне шәрехләде.

“Без бу җиңүне ике арадагы уңыш, дип саныйбыз. “Штурм”ны ихтирам итәбез һәм үзебезне фаворит, дип исәпләмибез. Бу – көчле команда. Без сан ягыннан өстен булуыбызны үзебез теләгәнчә файдалана алмадык”,-дигән Ринат Биләлетдинов Австриянең Kurier агентлыгына.

“Мин ни өчен тәнәфестә ике уенчыны алыштырдым? Минем моңа ике сәбәбем бар иде. Сары карточкалар алган уенчыларны куркыныч астына куярга теләмәдем. Аннары дүшәмбедә безне “Спартак”ка каршы мөһим очрашу көтә. Без Австриядә ике көн булганнан соң, Мәскәүгә китәбез”,-дип билгеләп узган казанлылар тренеры.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе