Россиянең хоккей җыелма командасы Сочидагы Олимпиаданы Словенияне тар-мар итүдән башлады

Кичә Олимпиададагы тәүге уенны Россиянең баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов хоккейчылары Словения...

БӘЙЛЕ
2014 Фев 14
Кичә Олимпиададагы тәүге уенны Россиянең баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов хоккейчылары Словения командасын 5:2 исәбенә отудан башлады.

Словения Олимпиадада артык абруйлы команда булып исәпләнми. Аларның бары баш тренер улы Анжей Копитар гына АКШ тагы Милли Хоккей Лигасы (МХЛ) вәкиле булып тора. Ә Россия командасында дөнья дәрәҗәсендәге йолдызлар шактый күп.

Кичәге тәүге уенга шулай ук Казанның "Ак Барс” клубы хоккейчылары Илья Никулин, Евгений Медведев, Алексей Терещенко да чыкты. «Барс»ларның тагын бер һөҗүмчесе Александр Свитов исә запас уенчылар урындыгында утырды.
Уенның башы Россия хоккейчылары өчен күңелле башланды. Инде 2 нче минут барганда ук МХЛ йолдызы Александр Овечкин каршы як капкасына алканы ташлау бәхетенә иреште. Беренче алкадан соң, ике минут вакыт узмагандыр, Евгений Малкин икенче алканы Роберт Кристиан саклый торган капкага ташлады.

Аннары 3 период дәвамында исәп 5:2 булды. Калган вакытта ике команда да тизлекне киметте, ирешелгәннәр белән канәгатьләнергә уйладылар булса кирәк.

Россиялеләр киләсе очрашуны АКШ командасы белән иртәгә үткәрә. АКШ кичә Словакияне тагын да зуррак исәп - 7:1 белән тар-мар итте.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе