«Интерфакс»тан алынган мәгълүматларга караганда, Россиядән Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга барган ике хаҗи йөрәк өянәгеннән җан тәслим кылган.
“Тагын ике кеше 11 сентябрьдә төзелеш краны егылып төшү сәбәпле, зыян күргән, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, алар хаҗ кылуны дәвам иткән”,-дигән мәгълүмат биргән бу агентлык кешесе аның белән әңгәмә үткәргән вакытта.
Россиянең Эр-Риядтагы илчелеге вәкиле белдерүенчә, 24 сентябрьдә Минә үзәнлегендә кысылу нәтиҗәсендә, Россиядән үлгән кешеләр һәм яраланучылар юк.
Быел Россиядән хаҗ кылу өчен 16 мең кешегә квота бирелгән иде.