
Алдагы көнне Россия Президенты Владимир Путин 15 марттан Сүриядәге гаскәрләрнең төп өлешен чыгара башларга фәрма биргән иде.
Россия очкычларының беренче төркеме Сүриядә Хмеймим авиабазасыннан Россиядә даими урнаша торган ураннарына юл тоткан. Бу хакта Россия Саклану министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
Алдагы көнне Россия Президенты Владимир Путин саклану министры Сергей Шойгу һәм Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашуда 15 мартта Сүриядәге гаскәрләрнең төп өлешен чыгара башларга фәрман бирде.
“Би-би-си” белдерүенчә, Көнбатыш илләре вәкилләре бу мәгълүматка бик сак карый, алар әлеге карар Димәшкънең Сүриядә сәяси процессны җайга салуында актив катнашуына китерер дигән өметтә кала.
Сишәмбегә каршы төндә Россия Президенты Владимир Путин һәм АКШ Президенты Барак Обаманың телефон сөйләшүе булды. Обама хакимияте белдерүендә Кремльның бу сөйләшүдә күтәрелгән мондый көтелмәгән адымына карата бернинди бәя бирелми. Белдерүдә әйтелгәнчә, АКШ Президенты февральдә утны туктату турындагы килешү гамәлгә кергәннән соң, көч куллану дәрәҗәсенең кимүен уңай бәяләгән һәм Сүрия режимына тугры калган көчләрнең һөҗүме солых килешүен өзәргә мөмкинлеген әйткән.
Чыганак: "Азатлык.орг"