
Футбол буенча Россия җыелмасы 2016 елгы Европа чемпионатына сайлап алу этабы кысаларында, Лихтенштейн командасын 7:0 исәбенә тар-мар итте. 4 тупны һөҗүмче Артем Дзюба үз исәбенә язды.
Мондый җиңүдән соң Россия Швеция командасын узып, турнир таблицасында икенче баскычны биләде.
Лихтенштейн – Россия 0:7 (0:3, 0:4)
Голлар: 0:1 – 21 Дзюба, 0:2 – 40, пенальти Кокорин, 0:3 – 45 Дзюба, 0:4 – 73 Дзюба, 0:5 – 77 Смолов, 0:6 – 85 Дзагоев, 0:7 – 90 Дзюба.
Лихтенштейн – Йеле, Фрик, Кауфманн, Рехштайнер, Бюхель (Губсер, 85), Бургмайер, Хаслер, Полверино, Саланович (Кристен, 88), Кибер (Зеле, 77), Йылдыз.
Россия – Акинфеев, Березуцкий, Игнашевич, Смольников, Комбаров, Широков (Смолов, 75), Денисов (Глушаков, 46), Дзагоев, Шатов (Мамаев, 65), Кокорин, Дзюба.
Кисәтүләр: Кибер (58), Полверино (63).
Уеннан чыгару: Кауфманн (40).
Чыганак: "Татар-информ"