2013 Ноя 14
Мэр Михаил Столяров Мәскәүгә кичә соң гына китерелде. Хәзер ул вакытлыча тотыла торган изоляторда. Алда – сорау алулар һәм суд утырышы, анда М. Столяровны тоткарлау чарасы билгеләнәчәк. Ә Әстерхан мэриясендә бу вакытта тикшерү эшләре бара.
1 нче канал хәбәрләренә караганда, Әстерхан мэриясендә эш көне инде башланган. Тик эшкә килүчеләрнең берсе дә үз җитәкчесе Михаил Столяровның ни өчен тоткарлануы хакында сөйләргә теләми. Кичә һәм бүген бу хәбәр биредә иң тикшерелә торган хәбәр булачак. Дөрес, хәзергә әстерханлыларның һәммәсе дә мэрның үз каласында булмавын белмидер. Ник дигәндә, аны төнлә очкычта Мәскәүгә алып киткәннәр, чөнки бу җинаять эшен тикшерү белән ТКның үзәк аппаратында шөгыльләнәчәкләр.
Самолет Шереметьево аэропортына килеп төшкәндә, журналистларның игътибар итүенчә, тоткарланган Столяров янында оперативниклар бар иде. М. Столяров аннан шунда ук бер вакытлыча тоту изоляторына китерелде.
Тикшерү комитеты хезмәткәрләре 60 яшьлек мэрны кичә Әстерхандагы бер ресторанда тоткарлаганнар. Аннан 10 миллион ришвәт алуда шикләнәләр. Тикшерүчеләр фаразлавынча, Столяров акчаны Әстерхан эшмәкәреннән аңа төзелеш өчен 3 мең квадрат җир бүлеп биргән өчен алган. ТК исәпләвенчә, Столяров эшмәкәрдән үзенең ышанычлы кешесенә предприятиенең устав капиталы өлешеннән 25 % акча бирүне таләп иткән. Тик эшмәкәр бу таләп итүләр хакында хокук саклау органнарына хәбәр биргән һәм алдагы эшләрнең барысы да алар күзәтүендә барган. Нәтиҗәдә, Әстерхан башлыгына карата "Аеруча зур күләмдә ришвәт алу” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.
Бу инде Әстерхан хакимиятендә килеп чыккан беренче генә низаг түгел. Быелгы язда коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча мэр урынбасары Андрей Ковалев шәһәр юлларын ремонтлаучы коммерция фирмасы җитәкчесеннән 500 мең сум акча алганда тоткарланган иде.
Әстерхан полициясенең икътисад иминлеге бүлеге хезмәткәре билгеләп узганча, түрә кеше бу сумманы эшне башкаручы акчаны үз вакытында ала алсын өчен таләп иткән.
Тагын бер вице-мэр Геннадий Диденконы, үз эшенә салкын караганы өчен гаепле дип табып, ел ярымга шартлы рәвештә җинаять җаваплылыгына һәм акчалата штрафка тарттылар.