
ТАССтан алынган мәгълүматларга караганда, Томск политехник университет галимнәре Россиянең 5 зур шәһәрендә яшәүчеләрнең организмында алтын, алюминий, цезий, тербий һәм башка матдәләр тупланганлыгы беленде, дип хәбәр итте.
Бу элементларның тупланмасы шул җирдә нәрсә чыгарылуга бәйләнгән. Мәсәлән, Новосибирскида аффинаж заводы эшләгәнлектән, андагы кеше тәнендә алтын тупланмасы барлыкка килә икән.
Бу хакта ТПУның геоэкология һәм геохимия кафедрасы профессоры Леонид Рихванов хәбәр иткән.
ТПУ галимнәре Россиядә беренче тапкыр крематориядән алынган мәгълүматлар нигезендә кеше тәнендә нинди матдәләрнең күп булуын ачыклаган. “Без тәүге мәртәбә Россиянең зур калаларында эшләүче крематориядән алынган көл калдыгын өйрәндек. Безнең яшь галимнәр Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ростов-Дон, Новосибирск һәм Новокузнецкидагы (Кемеров өлкәсе) крематорияләрне тикшерделәр. Хәзер Норильск (Красноярьск крае) белән шөгыльләнәбез”,-дип сөйләгән Л. Рихванов.
Белгечләр һәр крематориядән 20гә якын сынау матдәсен алганнар. “Без ул кешеләрнең җенесен һәм яшен генә белдек. Кызганыч ки, без аларның хәтта авырганнармы, юкмы икәнлеген дә белмәдек. Тикшерелгән кешеләрнең уртача яше – 50 ел”,-дип билгеләп узган профессор. Көлдә 63 химик элементның барлыгын, юклыгын тикшереп, галимнәр кеше тәнендә шул мохиттә яшәгән матдәләрнең күпләп тупланган булуы нәтиҗәсенә килгәннәр.
Аерым алганда, Новосибирскидагы көлдә күп күләмдә – алтын катнашмасы, ә Новокузнецкида алюминий табылган. “Новосибирскида алтын коелмасы ясаучы аффинаж заводы эшли, ә Новокузнецкида зур алюминий заводы бар”,-дип ассызыклаган галим.
Екатеринбургтагы көл калдыгында цезий, стронций һәм ниобий өстенлек итә, ә Ростов-Донда – торий һәм сирәк очрый торган металлар, Санкт-Петербургта – сирәк очрый торган тербий һәм лютеций элементлары. «Бу калалардагы әлеге компонентларның килеп чыгышы хәзергә безгә билгеле түгел. Моны ачыклау сорала”,-дип сөйләгән Л. Рихванов.
Язма “Татар-информ”нан алып тәрҗемә ителде