Республика балалар клиник хастаханәсендә “Гөмбә һәм җиләкләрдән агулануны профилактикалау” ункөнлеге бара

Август-сентябрь айларында халык традицион төстә урман уңышын – җиләк, гөмбә, чикләвек һәм башкаларны җыярга чыга.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 28

Август-сентябрь айларында халык традицион төстә урман уңышын – җиләк, гөмбә, чикләвек һәм башкаларны җыярга чыга. Бу еш кына мондый азыкны кулланганда агулану очракларына китерергә мөмкин, шул исәптән үлем булуы да ихтимал.

Ел саен табиблар гөмбә ашап агулануның куркыныч булуы турында кисәтә, шулай да агулану һәм үлем очраклары теркәлүен дәвам итә, аеруча балалар сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Шул рәвешле, Республика балалар клиник хастаханәсендә 2015 елның 25 августыннан башлап, “Гөмбә һәм җиләктән агулануны профилактикалау” ункөнлеге уза.

Ункөнлек кысаларында хастаханәдә төрле чаралар үткәрелә: медицина учреждениесе сайтында баш биттә гөмбә һәм җиләктән агулануны профилактикалау буенча фото һәм слоганнар белән слайдер урнаштырылган; педагоглар хастаханә пациентлары өчен төрле тематик чаралар оештыра; “Туклану мәктәбендә” агулы гөмбәләр һәм җиләкләр ашап агулануны профилактикалау буенча лекцияләр оештырыла; хастаханә сайтында һәм социаль челтәрләрдә “Гөмбәдән агулануны профилактикалау” темасына мәкаләләр урнаштырылачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе