
Бүген Казандагы “Ярдәм” мәчетендә Буада яшәп иҗат итүче инвалид кыз Лилия Сәлахетдинованың “Ярдәм” дигән шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде.
Китапны тәкъдим итү мәҗлесенә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Разил Вәлиев, Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Батров, Илдар хәзрәт Баязитов, Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Казан мэриясе хезмәткәре Илгиз Сарманов, Буа районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнев, киң җәмәгатьчелек вәкилләре бар иде.
«Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтев Коръән укып башланган кичәдә башта сүз шагыйрәнең үзенә бирелде. Лилиянең сөйләвенә караганда, узган 2014 ел аның тормышында борылышлар елы булган. Узган елда Лилия тәүге тапкыр “Ярдәм” мәчетенә укырга, динебезне өйрәнергә килгән. Биредә ул намаз укырга өйрәнгән. Монда үзенә рухи көч, ләззәт алган. Шактый шигырьләре аның шушы мәчет тәэсирендә дөньяга килгән.
Узган Рамазан аенда Лилия “Ярдәм” мәчетенә килгәндә, беркөнне бирегә Казан мэры Илсур Метшин да шушы гыйбадәтханәгә килә. Казан башлыгы Лилиянең иҗаты белән кызыксына. Лилия Сәлахетдинова аңа үзенең “Күңелем көндәлеге” дигән шигырьләр җыентыгын бүләк итә.
“Алар Илдар хәзрәт белән минем яңа җыентыгымны бастырып булачагы хакында сөйләшкәннәр. Беркөнне Илдар хәзрәт миннән: “Лилия, синең яңа шигырьләрең бармы?”-дип сорады. Мин: “Бар”,-дип җавап бирдем. Шул рәвешле, алар минем яңа җыентыгымны чыгарырга алындылар һәм аны быелның гыйнвар аенда нәшер иттеләр. Моның өчен Илдар хәзрәткә, Илсур Рәис улына, китапка керешне язган Разил абый Вәлиевкә, китапны чыгаруга өлеше кергән һәркемгә мин бик рәхмәтлемен”,-диде Лилия Сәлахетдинова.
Илдар хәзрәт Баязитов исә “Ярдәм” мәчетендә Лилиянең бик хөрмәтле зат булуы турында сөйләде. Лилия үзенең активлыгы белән башкаларга үрнәк булып тора.
“Казан мэры Илсур Метшин белән Лилиянең өченче җыентыгын дөньяга чыгару турында сөйләшкәч, мин үзем дә бик шатландым. Лилия дүртенче җыентыгын әзерләгәч, анысын чыгару өчен дә мөмкинлеген табарбыз, Аллаһы боерса”,-диде Илдар хәзрәт. Хәер, Лилиянең дүртенче җыентыгы мөнәҗәтләр китабы булачак икән. Шундагы шигырьләрне көйгә салып, “Бәрәкәт” ансамбле март аенда концерт үткәрергә ниятли икән. “Барыгызны да шушы концертка чакырабыз»,-диде Илдар хәзрәт.
Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровка сүз бирелгәч, ул бераз аптырабрак калгандай тоелды. Ул бүген бирегә сөйләргә түгел, күбрәк тыңларга килүе хакында белдерде. “Шагыйрь — сүзнең, телнең остасы. Бу безнең өчен дә бик мөһим, чөнки ислам мәдәнияте сүз белән башлана. Ә халкыбызда сүз остасы бар икән, ул безнең өчен дә зур шатлык”,-дип сөенечләре белән татарча уртаклашты Рөстәм хәзрәт.
Татарстан халык шагыйре Разил Вәлиевкә сүз бирелгәч, ул бүген Татарстаныбызда зур вакыйга булуын әйтеп узды.
Александр Долгов Лилиянең шигырьләр кулъязмасын Разил Вәлиевкә укырга биргәч, халык шагыйре авырып киткән вакытка туры килә. Ә беркөнне берникадәр сәламәтләнеп китеп, китапны ял көнендә укый башлый халык шагыйре. “Лилиянең шигырьләре мине сокландырды, хәтта шаккатырды. Әгәр китабыңны кулга алганда, инвалид икәнлегеңне белмәгән булсам, шигырьләреңне укыгач, инвалид язган аларны дип күз алдына да китерә алмас идем. Чөнки шигырьләрең - сау-сәламәт шигырьләр. Мин аларны укый башлагач, сәламәләнеп китүемне сиздем. Язучылар берлегендә 350ләп язучы бар. Кайберләре аларның үләбез, бетәбез дигәндәй, сыкранып яза. Тән ягыннан сәламәт булсалар да, рухлары сәламәт булмаган кешеләр алар. Ә Лилиянең рухы сәламәт. Аның шигырьләрен укыгач, яшисе килә башлый”,-диде халык шагыйре һәм Лилиягә киләчәктә дә иҗат уңышлары теләде.
Лилиянең китабын тәкъдим итү кичәсе җыр-моң белән бергә үрелеп барды. Җырчылар арасында Ильяс Халиков кебек соңгы вакытларда абруй казанган затлар да, Башкортстаннан килгән Радик Рәхмәтуллин кебек безгә аз таныш булганнар да, башкалар да бар иде.
Гомумән, бүген Лилиягә уңышлы иҗат теләүчеләр күп булды. Аның тормышында яңа дәвер башланды.
Бүгенге мәҗлестә Мәдинә ханым Әбделганиева да катнашты. Ул әтисе Хәниф Вәлиевнең “Зур Казан” типографиясендә нәшер ителгән “Югары Чыгтай авылы” китабын халыкка тәкъдим итте. Биредә “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира Әдиатуллинага да сүз бирелде. Шунда кызык бер хәл булды. Әлмира апа үзенең чыгышында Татарстанда мөселман хатын-кызлары оешмасын төзү, аның ни рәвешле эшләп китүен, гадәттәгечә, тәмләп сөйли башлагач кына Йосыф Долговның: “Әлмира апа, рәхмәт”,-дип пышылдап әйткән сүзләре яңгырады. Сүзләре әкрен генә әйтелсә дә, аны барлык халык ишеткән булып чыкты. Инде чыгышлар тыңлый-тыңлый алҗыган халык шул чагында дәррәү итеп көлеп җибәрде. Намаз вакыты җиткән икән. Барча халык бу мәҗлесне оештырган хуҗаларга рәхмәт әйтеп, тәһарәт алырга йөгерде.
Хатыйп ГӘРӘЙ