Разил Вәлиев: "Ярдәм" мәчете милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә

"Ярдәм" сукырларны тернәкләндерү үзәгенә һәм мәчетенә Татарстан Дәүләт Советы депутаты...

БӘЙЛЕ
2014 Янв 16
"Ярдәм" сукырларны тернәкләндерү үзәгенә һәм мәчетенә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, милли мәсьәләләр Комитеты рәисе, Татарстанның Халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев килеп китте.

Татарстан Дәүләт Советы депутатын мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм мәчет-үзәк белән таныштырды.

Разил Вәлиев сүзләренчә, "Ярдәм” - уникаль мәчет. - Мин күп мөселман илләрендә булдым, ләкин мондый үзенчәлекле мәчетне беркайда да очратмадым. Иманлы кешеләр арта бара, әзерлекле имамнар күбәя. Бу мәчетнең башка мөселманнардан аерылып торган бер ягы бар. Диндарлык – ул Коръәнне белү генә түгел, ә анда язылган тәглимәтләрне тормышка ашыру. Монысы икенче адым. Моны башкару тагын да катлаулырак. Илдар хәзрәт Баязитов Коръәнне өйрәнеп кенә калмаган, ә анда кушылганнарны тормышка ашыручы татар имамы. Кешеләргә ярдәм итү, мәрхәмәт кылу – иң зур саваплардан санала. "Ярдәм” мәчетенең эше искиткеч зур,- диде Разил Вәлиев.

Шулай ук Разил Вәлиев "Ярдәм" мәчетенең милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, ислам диненең уңай имидҗын булдыруда зур ролен билгеләп узды.

- Татар халкы – укымышлы милләт һәм халкыбызны оештыруда Илдар Баязитовның өлеше зур. Төрле төбәкләрдән татарларны китереп укыту, дин сабаклары бирү милләтебезнең белемгә омтылуын күрсәтә. Аннан соң башка милләт вәкилләрен укыту милләтара дуслыкны һәм татарларның алдынгылыгын күрсәтә. Сезнең эшегез бик кирәкле эш. "Ярдәм” мәчетенә татар байлары ярдәм итә башлар,-дип белдерде Разил Вәлиев.

"Ярдәм" мәчете матбугат үзәге

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе