
"Казан Кремле" музей-тыюлыгы директорының беренче урынбасары Рамил Хәйретдинов белдергәнчә, Рамил Юнысның Лондонга сәфәре алдан ук планлаштырылган булган. "Кол Шәриф" мәчете имам-хатыйбы вазифасында калган Юныс Англиягә тел өйрәнү курсларына киткән.
Татарстанның тикшерү комитеты хезмәткәрләре Рамил Юныстан да шәһит буларак сорау алачакларын әйтә. Эш шунда: мөфтигә һөҗүм булганнан соң, аның белән каршылыктагы һәр кеше тикшерелә башлады. Апрель аенда Илдус Фәиз Рамил Юныс урынына "Кол Шәриф" мәчетендә имам булырга теләгән иде. Ләкин халык Рамил Юнысны имамлыкта саклап калды. Шуннан соң мөфти "Кол Шәриф" мәчетен ваххабилар, милләтчеләр, идән асты төркемнәре оясы дип игълан итте.
"Кол Шәриф" мәчете имам-хатыйбы Рамил Юныс “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры урынбасары вазифасыннан киткән иде. Аның бу адымы соңгы көннәрдә барлыкка килгән фаҗига белән бәйле булмады.
Тимер Сәгыйтов