Рамазан аеның икенче ункөнлегендә тәравих намазында һәр 4 рәкәгатьтән соң укыла торган зикер

Рамазан аеның икенче ункөнлегендә тәравих намазында һәр дүрт рәкәгатьтән соң укыла торган зикер.

БӘЙЛЕ
2012 Авг 01
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Сүбөхәәнәзил мүлки вәл мәләкүт.
Сүбөхәәнәзил гиззәти вәл гәзамәти
вәл куудүрати вәл кибрийәәъи вәл җәләәли
вәл җәмәәли вәл кәмәәли вәл җәбәрут.
Сүбөхәәнәл мәликил мәгбүде
Сүбөхәәнәл мәликил мәксуд
Сүбөхәәнәл мәликил мәсҗүде
Сүбөхәәнәл мәликил хәййиләзи
Ләә йәнәәмү вә ләә йәзәәлү вә ләә йәмүтү әбәдәә.
Сүббөхүн куддүүсүр раббүнәә
вә раббүл мәләәъикәти вәррух.
Ләә иләәһә илләллааһү нәстәгфируллааһ,
нәсъәлүкәл җәннәтә вә нәгүүзүү бикә минәннәәр".
Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә тәравих намазында һәр дүрт рәкагатьтән соң укыла торган зикер
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Сүбөхәәнәл мәликил хәннән.
Сүбөхәәнәл мәликил мәннән.
Сүбөхәәнәл мәликил дәййән.
Әлмәгъруфии бид гофраан,
Вәл мәгъсүди бил ихсәәи.
Әлвәәдәгъ, әлвәәдәгъ,
Әлфиракъ, әлфиракъ,
Йәә шәһри рамәәдан.
Аллааһүммә, йәә кадиим,
Йә дәимү, йәә галим.
Игьфирләнә, йәә кәриим,
Йә рахимү, йәә хәлим.
Әлвәәдәгъ, әлвәәдәгъ,
Әлфиракъ, әлфиракъ,
Йәә шәһри рамәәдан".
Тәравих намазының егерме рәкәгатен укып бетергәч, әйтелә торган дога:
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Аллааһүммә салли гәләә мөхәммәдиү
вә гәләә әәли Мөхәммәдиү вәсәллим.
Аллааһүммә зәйииннәә бизиинәтил иимәәни
вә шәррифнәә бишәраафәтил
һидәәйәти вәл гирфәән.
Вә әкримнәә бисыййәәми шәһри рамәдаанә,
вәрзүконәәл җәннәтә вәлгуфраанә
вә тәкаббәл миннәә тәраавиихәнәә йәә сүбөхәәнү
вәстәҗибә дүгәә әнәә йәә хәннәнү
бифәдликә вә җүдикә йәә мәняәәнү.
Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин".
Мәгънәсе: "Йә, Раббым! Мөхәммәд галәйһисәлләмгә вә аның җәмәгатьләренә рәхмәт вә сәлам кыл.
Йә, Раббым! Безне иман зиннәтләре белән зиннәтлә, гыйлем вә тәүфыйк белән шәрәфәтле кыл, рузабыз белән хөрмәтле кыл. Безгә җәннәтне вә барлыкны насыйп кыл. Йә,
Раббым! Безнең тәравихларыбызны кабул кылсаң иде. Йә, Рәхмәт Кылучы Аллаһ! Фазлың вә Кәрамың белән безнең догаларыбызны кабул кыл. Йә, Камил Рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгалә! һәр нәрсә Синең рәхмәтең белән генә булучыдыр. Әмин".
Моннан соң өч рәкәгать витыр-вәҗиб намазы укыла, соңыннан сүрәләр, аятьләр укып дога кылабыз.
Тәравих намазы җәмәгать белән укылса, аннан соң витыр-вәҗеб намазы да җәмәгать белән укыла.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең кардәше Габдулла ибне Габбас (р. г. ) бер риваятендә: «Пәйгамбәребез Рамазан аенда 20 рәкәгать тәравих намазын һәм аннары витыр-вәҗиб намазын укый иде», — дигән.
Тәравих намазын өйдә дә укып була, ләкин мәчеттә
җәмәгать белән уку саваплырак.
Тәравих намазы укуның хасиятләре
Хәзрәти Гали р.г. риваять иткән: "Рамазан аенда укыган тәравих намазының фазыйләтләре:
Беренче кичтә бер мөэмин тәравих намазын укыса, аның
барлык гөнаһлары ярлыканыр, Аллаһы Тәгалә гамәлләрен кабул итеп, өмет иткән дәүләтенә ирештерер.
Икенче кичтә укыса, Хак Тәгалә анасының һәм атасының гөнаһларын ярлыкар.
Өченче кичтә укыса, фәрештәләр әйтерләр: "Йә, мөэмин! Аллаһы Тәгалә синең гыйбадәтләреңне кабул итеп, гөнаһларыңны гафу-мәгъфирәт итте".
Дүртенче кичтә укыса, Тәүратны, Инҗилне, Забурны, Коръәнне хәтем кылган савап булыр (хәтем — китапны тулысынча укып чыгу).
Бишенче кичтә укыса, Мәккә-Мәдинәдә мәсҗед Харам һәм мәсҗед Аксада намаз укыган савабы бирелер.
Алтынчы кичтә укыса, Бәйтелмәгмурны тәваф кылган савабы һәм аның һәр ташы ул мөэмин өчен ярлыкауны теләрләр.
Җиденче кичтә укыса, Муса галәйһиссәләм фиргавен белән сугыш кылгандагы савабы бирелер.
Сигезенче кичтә укыса, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм
белән Бәдер сугышында бергә булган кебек булыр. Тугызынчы кичтә укыса, Дауд галәйһиссәлләм» белән бергә гыйбадәт кылган савабы булыр.
Унынчы кичтә укыса, Сиратны елтыр кебек үтәр.
Унберенче кичтә укыса: кабул булмыш сөннәт хаҗәтенең савабы бирелер.
Уникенче кичтә укыса, дөнья һәм ахирәттә барча куркулардан сәламәт булыр.
Унөченче кичтә укыса, Бәйтелмөкаддәсне бина кылган
савабы бирелер.
Ундүртенче кичәдә укыса, Кадер кичәсендә уяу торган савабы бирелер.
Унбишенче кичтә укыса, хаҗәте үтәлер, догасы кабул булыр, ахирәттә дәрәҗәләр бирелер.
Уналтынчы кичтә укыса, Дөньядан үткәндә һәм кыямәттә кәлимә-и-таибәне әйтер, «Ләә иләәһә илләллааһу Мөхәммәдәр-расүлуллаһ».
Унҗиденче кичтә укыса, Җәннәти Әгълаәдә урынын күрмичә дөньядан чыкмас.
Унсигезенче кичтә укыса, шәһидләр саваплары кебек әҗер бирелер.
Унтугызынчы кичтә укыса, дөнья һәм ахирәттә ярдәмчесе булыр.
Егерменче кичтә укыса, Пәйгамбәребезне төшендә күрмичә дөньядан китмәс.
Егерме беренче кичтә укыса, җир һәм күктәге фәрештәләр аны ярлыкауны эстәрләр, Аллаһының ризалыгын табыр.
Егерме икенче кичтә укыса, Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәтендәге ятимнәрне вә колларны ризык биреп туйдырган кебек савабы бирелер.
Егерме өченче кичтә укыса, Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм өммәтендәге тоткыннарны азат кылган кебек булыр.
Егерме дүртенче кичтә укыса, Китабы (гамәл дәфтәре) уң яктан бирелер.
Егерме бишенче кичтә укыса, Үлем фәрештәсе күркәм сурәттә килер, җәннәт белән сөенеч биреп җанын алыр.
Егерме алтынчы кичтә укыса, үлгәндә Аллаһы Тәгаләнең
ярдәме белән фәрештәләр шайтан хәйләсеннән сакларлар.
Егерме җиденче кичтә укыса, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән җәһәннәм капугысы багланыр.
Егерме сигезенче кичтә укыса, Аллаһы Тәгалә оҗмах сакчыларына әйтер: «Оҗмах капуларын ач! Теләсә кайсысына керсен».
Егерме тугызынчы кичтә укыса, Әюб галәйһиссәләм авыруына сабыр иткән савапны бирер һәм гөнаһлары ярлыканыр.
Утызынчы кичтә укыса, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән гарш астында бер мөнәди кычкырыр: "Тәравих укыганнар җәһәннәмнән котылдылар, өмет иткән җәннәтләренә һәм дидарын күрү дәрәҗәсенә ирештеләр". Аллаһы Тәгалә Үзенең олуглыгы белән ант итеп: «Ул колларны гафу иттем», - ди.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе