Раил Садриев: "Тукайдан бренд ясадылар, кирәк вакытта китерәләр дә чыгаралар"

18 апрельдә Татарстанның Буа районында Габдулла Тукайны искә алу чарасы үтте.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 20

18 апрельдә Татарстанның Буа районында Габдулла Тукайны искә алу чарасы үтте. Шагыйрь юбилее белән бәйле традицион чаралар башкаладан районнарга да күчә.

Әлеге чара район үзәгендә яңа төзелеп килүче паркта оештырылган иде. “Киләчәктә яңа паркта, финанс хәлләр яхшырса, бәлки Тукай почмагын ясарбыз. Акча булгач, Тукай бюстын куярбыз”, дип ышандырды чараны ачарга килгән Буа районы башлыгы Азат Айзетуллов. Әлеге паркта киләчәктә шагыйрь-язучыларга багышланган даими мәдәни кичәләр үткәрергә ниятлиләр. Буа җирлегендә дә бөек шәхесне искә алу чаралары балалар бакчасы, мәктәпләрдән башланган.

Тукай митингына халык шактый җыелган. Араларында балалар да, аларның әти-әниләре, олы яшьтәге әби-бабайлар да күренде. Чарада катнашкан Буа сатира театры җитәкчесе Раил Садриев Тукайны көне килеп җиткәч кенә искә төшерәләр дип саный. “Тукайдан бренд ясадылар, кирәк вакытта китереп чыгаралар. Ә Тукай белән яшәргә кирәк. Тукай ул көн саен булырга тиеш”, дип саный Раил Садриев. Аның фикеренчә, Буа кешеләреннән сорасаң, Тукай урамының кайда икәнен дә белмиләр. Ә аның урамы иң үзәк урамнарның берсе булырга тиеш, ди театр җитәкчесе.

Чарага Казаннан бер төркем язучы-шагыйрьләр, татарча газет-журнал вәкилләре дә кайтты. Араларында Рифат Сәлах кебек яңа буын каләмчеләре дә бар иде. “Тукай урынын, вакытын белеп, чын иҗатчы, чын мөселман кешесе буларак та балаларга дөрес итеп тәрбия биргән. Икенчедән, Аллаһ тәгалә сүзен дә урынсыз кыстырмаган. Шул ягы белән дә ул башкалардан аерылып тора”, ди яшь шагыйрь.

Раил Садриев шулай ук Тукайны "шигъри пәйгамбәр" дип атады. “Тик Илдус Гыйләҗев әйткәнчә, аңа бәясен генә әз биргәннәр”, дип тә өстәде ул.

Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе