Рафис Кашапов утырган төрмә башлыгы эшеннән алынган

Коми Республикасы матбугат чаралары хәбәр итүенчә, 11 майда Ухта шәһәрендәге 19 нчы колония башлыгы Юрий Амосовка карата прокуратура җинаять эше кузгаткан.

БӘЙЛЕ
2016 Май 17

Коми Республикасы матбугат чаралары хәбәр итүенчә, 11 майда Ухта шәһәрендәге 19 нчы колония башлыгы Юрий Амосовка карата прокуратура җинаять эше кузгаткан.

Коми прокуратурасы төрмә башлыгы Юрий Амосовның 2014-15 елларда 20 тонна тимер-томыр урлауда гаепләнүен хәбәр итә. Төрмә җирлегеннән чыгарылып сатылган әлеге тимер-томырны тикшерү комитеты 100 мең сум чамасы дип бәяләгән. Тикшерүчеләр урлашуда катнашлары булган башка кешеләрне эзләү белән мәшгуль.

Прокуратура бу эш буенча җинаять эше ачкан.

Чаллы һәм Татарстан югары мәхкәмәләре карарыннан соң татар милләтпәрвәре Рәфис Кашапов Минзәлә төрмәсеннән Комидагы нәкъ шушы колониягә озатылган иде.

Анда тотылганда Кашаповка "төрмә тәртипләрен санламаучы" мөһере сугыла. Гаилә әгъзалары Чаллыдан 1200 чакрым юл узып Ухта каласына очрашуга дип килсә дә, колония башлыгы аларга очрашырга мөмкинлек бирми.

Адвокат Руслан Гарифуллин Коми прокуратурасына Кашаповның хокуклары бозылу турында шикаятьләр юллый. Анда колония башлыгы Амосов тарафыннан күп кенә кануннарның, төрмә кагыйдәләренең бозылуы бәян ителә. Әлеге шикаятьләрнең ни дәрәҗәдә каралуы, тикшерелүе хакында әлегә мәгълүмат юк.

Адвокат Руслан Гарифуллин үзе Амосовның вазифадан алынуын үз шикаятьләре белән бәйләми.

Апрель аенда Рафис Кашапов Ухтадагы Бельгоп-19 колониясеннән кырыс режимлы Микунь төрмәсенә озатылды дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе