Рафис Кашапов тагын ике айга сак астында калдырылды

Казанның Совет районы мәхкәмәсендә милли хәрәкәт активисты Рафис Кашаповны тагын ике айга сак астында калдыру карарын кабул итте.

БӘЙЛЕ
2015 Апр 24

Казанның Совет районы мәхкәмәсендә милли хәрәкәт активисты Рафис Кашаповны тагын ике айга сак астында калдыру карарын кабул итте. Адвокатларның мәхкәмәгә сак астында тотылуга сәбәп юклыгына, иҗтимагый оешмалар, элекке депутатлар, профессорлар һәм академиклардан Кашаповка уңай бәя биргән хатларга игътибар итәргә соравына карамастан, хөкемдар аны тагын ике ай изоляторда калдыру карарын чыгарды. Адвокатлар аны өй сагы астына күчерүне сораган иде.

Кичәге утырыш элеккеләре кебек мәхкәмә бинасының кечкенә генә бүлмәсендә узды, әмма килүчеләр арасында иҗтимагый активистлар күбрәк иде, дип хәбәр итә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең матбугат хезмәте.

Гаепләү ягы Кашаповка каршы бер генә дәлил дә китермәде, адвокатлар сорауларына дәлилле бер җавап та бирә алмады, дип белдерде утырышта катнашкан Бөтентатар иҗтимагый үзәге вәкилләре.

Рәфис Кашаповны 28 декабрьдә Чаллыда гаепләү белдерелмәгән килеш кулга алып Казанга озаткан иделәр. Аны гаепләү карарында Кашаповның 2014 елның 1 июленнән 11 декабренә кадәр ВКонтакте социаль челтәрендәге үз битендә язмалар чыгаруы әйтелә. Алар "Крым и Украина будут свободны от оккупантов", "Вчера Гитлер и Данциг, сегодня Путин и Донецк", "Защитим Украину и весь тюркский мир" һәм "Где Россия, там слезы и смерть" дип аталган диелә.

Шушы язмаларга карата бу елның 15 декабреннән комплекслы психологик, лингвистик, политологик тикшерүләрнең нәтиҗәсе дә билгеле. Нәтиҗә ясаучылар Рафис Кашапов язмаларына бәя биреп, анда милләтара, динара, төркемнәр арасында нәфрәт һәм башка юнәлешләр, төрки төркемдә Русия хакимиятенә нәфрәт уята дигән һәм башка фикерләр тапканнар. Бу хакта кулга алу карарында, сорау алу беркетмәләрендә әйтелә. Кашаповка шушы язмаларга таянып Русия җинаятьләр кодексының 282 нче матдәсенең беренче бүлеге нигезендә гаепләү белдерелә.

Аны иреккә чыгаруны таләп итеп урам җыеннары узды. Аның туганы Нәфис Кашаповка Польшада сәяси сыену хокукы бирелде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе