Рафис Кашапов биш тәүлеккә тикшерү изоляторына ябылды

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов 7 августта телефон аша прокуратурадан чакыру алган.

БӘЙЛЕ
2014 Авг 11

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов 7 августта телефон аша прокуратурадан чакыру алган. Җомга көнне прокуратурага килгәч, аны тоткарлаганнар һәм биш тәүлеккә тикшерү изоляторына озатканнар.

Рафиснең тормыш иптәше Нурзия ханым әйтүенчә, Кашаповка интернетта Русия-Украина мөнәсәбәтләре турында фикер алышуда гаепләү белдерелә. Әйтүләренә караганда, тикшерү изоляторында биш тәүлек утырганнан соң, Чаллы ТИҮе рәисенә яңа мәхкәмә билгеләнәчәк.

"Азатлык" хәбәрчесе зур борчуга, мәшәкатьләргә тарыган Нурзия ханым белән очрашты. Ул тормыш иптәше Рафискә карата мондый көч куллануны башбаштаклык, куркыту сәясәте дип билгеләде. Кулга алуның, мәхкәмәләрдә булган хәлләрнең кайбер нечкәлекләрен дә бәян итте ул.

– 7 август кичен Чаллының прокурор урынбасары Рафисне бүген сәгать тугызга прокуратурага чакырды. Шул китүдән соң вакыйга барышын белү өчен сәгать 11ләрдә шалтырата башладык. Рафис телефонын алмады. Белүемчә, шул китүдән соң ук аңа мәхкәмә оештырганнар, биш тәүлеккә ябу турында карар чыгарганнар. Мәхкәмәдән соң телефон аша сөйләшеп булды, тиз генә. Утыртуның сәбәбе интернетта ниндидер рәсем куюда икән. Мәхкәмә карарында нинди сурәт, нәрсәнең кайчан, кайдан алып куелуы хакында да әйтелми.

Тагын бер кызык күренеш, Рафис белән бергә бер урыс егетен, скинхедны хөкем иткәннәр. Шундый ук гамәл, шундый ук гаепләү, шундый ук маддә буенча. Нишләптер бу урыс кешесенә җәзаны бер тәүлек кулга алу белән биргәннәр, ә безнең татарларга шундый ук эш өчен биш тәүлек бирәләр. Бу хакта Рафиснең үзеннән белдек. Рафис кырында урыс кешесен хөкем итү уен гына да булырга мөмкин, янәсе, бу Татарстан, урысын да, татарын да утыртабыз, дип. Алай булгач ник икесен дә бер вакытка япмыйлар? Монда Рәфискә каршы ачыктан-ачык басым бара. Улыбыз аңа изоляторга әйберләр илткән иде. Шунда аңа әтисе: “борчылмагыз, биш тәүлектән чыгам”, дигән.

Минем уйлавымча, Рафисны утырту интернеттагы рәсем-сурәтләр өчен генә түгел. Ул Украина-Русия мөнәсәбәтләре буенча гел үз фикерләрен әйтеп тора. Мәхкәмә карарында да төгәл күрсәтә алмаган гаепләү сурәте өчен генә утыртмаганнардыр дип уйлыйм. Ул сәяси эшчәнлеге, сәяси фикерләре өчен кулга алынды, утыртылды, диде Нурзия ханым Кашапова.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе