Рафаэль Дәүлиев: “Лилия мәчеттә йөргәндә, шумахерлар ял итә”

Кичә Казандагы “Юность» Мәдәният Сараенда узган елда инде үзенең “Ярдәм” исемле өченче шигырьләр китабын нәшер иткән Лилия Сәлахетдинованың 20 еллык иҗат кичәсе үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2016 Май 13

Кичә Казандагы “Юность» Мәдәният Сараенда узган елда инде үзенең “Ярдәм” исемле өченче шигырьләр китабын нәшер иткән Лилия Сәлахетдинованың 20 еллык иҗат кичәсе үткәрелде. Аңа Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Күрмәүчеләрнең “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова, Буа районы мөселманнары имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Россия УФСИНенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев, концерт программасын алып баручы артистлар, Дәрвишләр бистәсендәге интернат инвалидлары, “Ярдәм” мәчете мәхәлләсе халкы, киң җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде.

Кем соң ул Лилия Сәлахетдинова һәм аны “Ярдәм” мәчете белән нинди элемтәләр бәйли? Бу сорауга җавап биргәнче берникадәр Лилиянең тормыш хәлләре белән танышып китәргә кирәктер, чөнки аның язмышы бик үзенчәлекле.

Лилия 1986 елның 22 ноябрендә Буа районының Күл-Черкен авылында бишенче төпчек бала булып дөньяга килә. Аллаһы Тәгалә Үзенең бәндәләрен төрлечә сыный, аларга тормыш имтиханнарын җибәрә. Лилиядә – камил булмаган остеогенез (бәллүр кеше) авыруы, ягъни аның гомере инвалид арбасына бәйле. Урта белемне дә аңа өендә генә алырга туры килә. Ә 10 яшендә Лилиянең тәүге шигъри юллары языла. Яңгыр сибәләп торган көн була ул. Шул көннән башлап, ак кәгазь битләре Лилиянең гел янәшәдә булган якын һәм тугры, аерылгысыз дустына әйләнә. Шулай яза торгач, аның 2012 елда “Иҗатымда минем тормышым”, 2013 елда “Күңелем көндәлеге” дигән китаплары дөнья күрә. Ә өченче китабының тарихи башкачарак. Көннәрдән беркөнне ул Казандагы “Ярдәм” мәчетендә инвалидларга дини дәресләр бирелүе хакында ишетә. Һәм, тәвәккәлләп, шул гыйбадәтханәгә юнәлә. Биредә белем ала ул һәм күрмәүчеләрнең Коръәнне укуына таң кала. Бу хәлләр аның күңелен дулкынландыра һәм шушы тәэсирләре нәтиҗәсендә яңа шигырьләре дөньяга килә. Менә шуларны һәм соңгы вакытларда язылган тезмә әсәрләрен аерым китап итеп туплап бастыра ул. Аңа бу изге эштә булышучылар да табыла. “Ярдәм” исемле китапны бастыруда Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин ярдәм итә.

Лилиянең кичәге иҗат бәйрәмендә беренче итеп сүз Илдар хәзрәт Баязитовка бирелде. Ул исә Лилия Сәлахетдинованың актив тормыш рәвеше алып баруы, бүгенге көндә “Ярдәм” мәчетендә эшләве хакында әйтеп узды. “Лилия – үзенең актив тормыш рәвеше белән күпләргә үрнәк булып тора. Шуңа күрә без аны “Мәрхәмәтле йөрәк өчен” медале белән бүләкләргә булдык”,-диде Илдар хәзрәт. Ә янәшәсендә басып торган Мәликә ханым Гыйльметдинова Лилиянең түшендәге киеменә “Мәрхәмәтле йөрәк өчен” медален беркетте.

Әлеге кичәдә чыгыш ясаучылар күп булды. Әйтик, УФСИНнең Татарстан Республикасы буенча ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев Лилиянең бик актив рәвештә эш алып баруын, “Ярдәм” мәчетенә килгәч, аның сиртмәле арбада зырылдап кына йөрүен әйтеп узды. “Шигырьләре дә шәп Лилиянең. Ә аның үз машинасында ничек йөрүен күрсә, Шумахер да шаккатар иде”,-дип уенын-чынын бергә кушып нәтиҗә ясады Рафаэль әфәнде.

“Юность» Мәдәният Сараеның директоры урынбасары Азат Фазылҗанов исә Лилиянең соңгы китабы белән быелның гыйнвар аенда танышуын һәм аларның күңеленә хуш килүен бәян кылды. Үзләрендә аның иҗат кичәсен үткәрергә булуы турында Лилиягә Азат әфәнде тәкъдим иткән икән. Лилиягә исә бу тәкъдим белән килешергә һәм аңа әзерләнәсе генә калган.

Лилияне иҗат кичәсе белән котларга Буадан имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов, аның ярдәмчесе Шамил хәзрәт Вәлиуллин килгән иде. Алар Лилияне әлеге кичә уңаеннан котладылар, аңа үзләренең бүләкләрен тапшырдылар һәм җылы сүзләрен әйттеләр.

Әлеге кичә Лилия сүзләренә язылган җырлар белән бергә үрелеп барды. Тамашачылар Ринас Әхмәтов һәм Булат Җиһаншин язган, башкарган җырларны, Айнур Шәйхәйдәров, Разилә-Рамилә Батыровалар, башкаларның җырларын әсәрләнеп тыңладылар. Чынлап та, аларны тыңлагач, яшиселәр килеп китте.

Соңыннан Лилиянең үзенә сүз бирелде. Ул: “Бу медаль миңа көтелмәгән генә түгел, хәтта хыялланмаган да бүләк булды. Кичәмне оештыруда булышучыларга, иҗатташ дусларыма, “Ярдәм” мәчете әһелләренә, әти-әниемә Аллаһының рәхмәтләре булсын. Минем өчен бу – зур һәм мөһим вакыйга”,-диде Лилия Сәлахетдинова.

Аннары бик кызыксынучыларга ул яңа шигъри җыентыгын, Аллаһы боерса, 2017 елда нәшер итәргә ниятләүләре хакында белдерде.
Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе