
Кичә Томск өлкәсенә эшлекле сәфәре кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль Сабан туен бәйрәм итүдә катнашты. ТР Президентын өлкә губернаторы Сергей Жвачкин озата йөрде.
Бу вакыйга хакында ТР Президенты матбугат хезмәте шәрехләп, түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Иртән Татарстан Президенты Томскида Ак Җәмигъ мәчеттә булды. Биредә Рөстәм Миңнехановка шәһәр һәм өлкәдә мөселманнар тормышы турында сөйләделәр, ул мәхәллә активистлары белән аралашты. Өлкә администрациясендә Татарстан Президентының Томск өлкәсе губернаторы белән рәсми очрашуы узды, шуннан ике регион җитәкчесе федераль Сабан туен бәйрәм итү урынына киттеләр.
“Городской сад” паркында Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Жвачкин сәүдә рәтләренә күз салдылар: анда аларга чүлмәкче осталыгын күрсәтте, шулай ук агачтан уеп бизәк ясау остасы, чүкү остасының эшләнмәләрен карадылар.
Стадион трибуналарында мәртәбәле кунаклар берничә мең тамашачы белән бергә театраль тамаша, Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән татар иҗтимагый милли-мәдәни оешмаларының делегацияләре парадын күзәттеләр. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Жвачкин бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать иттеләр.
«Бу бик матур гореф-гадәтләр бәйрәме, Томск халкына бу бәйрәмне кабул итү бик дөрес, безнең төбәктә бит 100дән артык милләт вәкилләре яши. Башка халыклар мәдәнияте белән танышып, без бер-беребезне яхшырак аңлый башлыйбыз, тынычлыкны ныгытабыз», - дип белдерде Томск өлкәсе губернаторы.
Татарстан Президенты, үз чиратында, Томск өлкәсе җитәкчелегенә 14нче федераль Сабан туен үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Түбән Кама муниципаль районы делегациясенә бәйрәмне оештыруда катнашулары өчен һәм Россиянең башка төбәкләре кунакларына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Сабан туе – татар бәйрәме ул, әмма аны безнең илнең бөтен төбәгендә бәйрәм итәләр. Ул бөтен Россиядә яраткан бәйрәмгә әйләнде», - дип игътибарны юнәлтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул дәүләт бүләген - Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт сүзен Томск өлкәсенең татар милли-мәдәни оешмалары активистларына тапшырды, шулай ук Томск шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясенә микроавтобус бүләк итте.
Стадионда Сабан туеның байрагы тантаналы күтәрелгәч, бәйрәм ачык дип игълан ителде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Жвачкин Түбән Кама муниципаль районының шунда оештырган ишегалдын карадылар. Биредә Томск губернаторы Сабан туеның гадәти уены – күзләрне бәйләгән килеш чүлмәк ватуда катнашты. С.Жвачкин чүлмәкне беренче бәрүдә үк ватты, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Чыганак: "Татар-информ"