
Кичә ил буйлап, шул исәптән Татарстан башкаласы Казанда, “Үлемсез полк” акциясе уздырылды. Әлеге акциянең әһәмиятенә Татарстан Республикасы Президенты “ТНВ” каналына биргән әңгәмәдә игътибар юнәлтә.
Бүген республика Президенты “Үлемсез полк” акциясе кысаларындагы йөрешнең башында торачак. “Үлемсез полк” акциясе быел беренче тапкыр гаять зур күләмле итеп оештырыла. Анда катнашу өчен Казанда гына да 20 мең кеше теләк белдергән. Татарстан буенча акция барлыгы 60 меңләп кешене колачлар дип фаразлана.
“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, Җиңү көнендә “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар “Казан” милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданнан бүген сәгать 3тә кузгала, Пушкин, “Черек күл” паркы, Кремль урамы буйлап үтеп, 1 Май мәйданына җитеп туктый. Казан кремле каршында мәһабәт һәйкәл - Советлар Союзы Герое, татарның бөек улы һәм ватанпәрвәр шагыйре Муса Җәлил һәм җәлилчеләр һәйкәле янында тантаналы чара була.
“Бу көнне беркемне онытырга ярамый. Сугышчан постында, сугыш кырларында, хезмәт урынында Җиңү койган кешеләргә хөрмәт күрсәтү бу. Без аларның барысына да олы рәхмәт әйтәбез, алар алдында баш иябез. Җиңү көне хөрмәтенә үткәрелә торган бөтен чаралар да – безнең Җиңү китергән фронтовикларыбыз, хезмәт ветераннары хөрмәтенә”, - дип басым ясап әйтә Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында үзе ул абзасы истәлеген яңартырга тели. “Әтиемнең олы абыйсы 1941 ел ахырында Мәскәү янында һәлак булган. Һәм акциядә катнашу – ул туган абыема хөрмәт күрсәтү”, - диде Татарстан Президенты.
“Үлемсез полк” – ул хәтер саклауның уңышлы формасы, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Чыганак: "Татар-информ"