Шулай ук анда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, "Ак Барс Банк” ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев катнашты. Хосусый секторны үстерү Ислам корпорациясе рәисе Халед аль Абуди җитәкләгән делегация составына Төркия, Согуд Гарәбстаны, Бахрейн һәм башка илләрнең компанияләре вәкилләре кергән.
Бизнесменнар делегациясе Татарстанга, республиканың инвестицион мөмкинлекләре белән танышу өчен, килгән. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләвенчә, соңгы вакытта республика ислам дөньясы белән икътисади хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Һәм Хосусый секторны үстерү Ислам корпорациясе әлеге хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләренең берсе булып тора.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел мартта республика делегациясе Согуд Гарәбстанында булган, Джидда шәһәрендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре, Ислам үсеш банкы президенты белән очрашкан. Татарстанга ислам финансларын җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләшенгән. Үткән атнада Татарстан инде өченче тапкыр үз экспозициясен Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге форумда тәкъдим иткән.
ТР Президенты делегация вәкилләренә республика икътисады, инвесторлар өчен булган мөмкинлекләр турында кыскача сөйләде. Ул Ислам үсеш банкы катнашында Татарстан халыкара инвестицион компаниясе, Евразия лизинг компаниясе барлыкка килүен искәртте. "Һәм хәзер безнең бурыч - әлеге компанияләрне икътисадның төрле өлкәләрендәге проектлар белән тутыру”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Делегация вәкилләре ТР Президентына үз компанияләре һәм республика белән хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында кыскача сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов бизнесменнарга сәфәрләре барышында Татарстанда эшли торган чит ил компанияләре җитәкчеләре белән очрашырга, республика турында аларның фикерләрен белергә тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов перспектив юнәлешләр рәтендә гарәп илләренә азык-төлек җибәрү, ислам финансларын җәлеп итү, полимерлардан продукция җитештерү өлкәләрендәге хезмәттәшлекне билгеләп үтте.
"Безнең мөмкин булган хезмәттәшлек кыры бик киң, һәм мин сезнең сәфәрегез кызыклы һәм файдалы булыр, дип өметләнәм”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты делегация вәкилләренә очрашу соңында. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чыганак: "Татар-информ"