
Гражданлык җәмгыятен үстерү фондының губернаторларның нәтиҗәлелеге буенча 13 нче рейтингы дөнья күрде.
Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев рейтингның яңа лидеры булды. Тикшеренүләрнең элеккеге алыштыргысыз фавориты - Ямал-Ненец автономияле округы башлыгы Дмитрий Кобылкин икенче урынга төште. Россия губернаторларының нәтиҗәлелеге рейтингында 1 балл аерма белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өченче урынга урнашты, дип хәбәр итә «Известия».
Чыганак: "Татар-информ"