Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула уңаеннан, татарстанлыларга һәм ватандашларга мөрәҗәгать итте.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 26

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула уңаеннан, татарстанлыларга һәм ватандашларга мөрәҗәгать итте.

"Сезне Татарстанның, күпмилләтле Россиянең һәм бөтен төрки дөньяның мәдәни тормышындагы истәлекле вакыйга – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Кыска, ләкин иҗади казанышларга бик бай тормыш кичереп, ул татар әдәбиятында гына түгел, халык күңелендә дә җуелмаслык эз калдырды. Җир шарының барлык почмакларында яшәүче күпсанлы милләттәшләребез үзләренең эш-гамәлләрен танылган шагыйрь һәм гражданинның колачлы шәхесе белән чагыштырып, горурланып һәм хөрмәтләп, аны “безнең Тукай” дип атыйлар.

Аның якты иҗаты мәдәниятебезгә шулхәтле нык һәм ятышлы итеп үсеп керде ки, татар теленең чисталыгы һәм матурлыгы эталонына әверелде. Тукайның шигъри шедеврлары күпләгән буын вәкилләрен тәрбияләүгә зур өлеш кертте, ә “Туган тел” шигыре бүген дә халкыбызның гимны булып тора. Нәкъ менә Тукай туган көндә – 26 апрельдә – Татарстанда Туган тел көнен билгеләп үтүне бик дөрес дип саныйм.

Югары шигъриятнең какшамас күперләре белән төрле мәдәни традицияләрне бергә кушып, шагыйрь Россиягә һәм бөтен дөньяга татар рухының байлыгын күрсәтте, төрле милләт һәм дин вәкилләрен тынычлыкка, дустанә яшәүгә һәм хезмәттәшлеккә өндәде. Тукайда эчкерсез ватанпәрвәрлек, туган җиренә карата мәхәббәт, рухи тамырларына тугрылык һәрвакыт алдынгы карашларга ачыклык, татарларның рус халкы һәм бөтен төрки дөнья белән бердәмлегенә ышаныч белән үрелеп барды.

Һәр буын шигърият даһиен яңадан ачып, әсәрләренең геройлары белән бергә борчылып һәм шатланып, замана сорауларына җавап таба. Төрле телләргә тәрҗемә ителгән Тукай китаплары елдан-ел күбрәк басыла, шагыйрьгә яңа һәйкәлләр, аңа багышланган музейлар һәм күргәзмәләр ачыла. Киләчәктә Тукай белән кызыксынучылар саны арта барыр, дип ышанам.

Үлемсез шигърият даһие татар халкының рухи үсеше юлын һәрчак яктыртып барсын, безне игелекле гамәлләргә һәм олы казанышларга илһамландырсын!"
- диелгән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында урнаштырылган мөрәҗәгатьтә.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе