Рөстәм Миңнеханов: "Болгар ислам академиясе мөселманнарның иң яхшы фәнни-белем бирү һәм дини-агарту үзәкләренең берсе булырга тиеш"

Бүген Казан Кремлендә республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу белән шөгыльләнә торган “Яңарыш” фонды Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 29

Бүген Казан Кремлендә республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу белән шөгыльләнә торган “Яңарыш” фонды Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, әлеге совет рәисе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе Евгений Еремин, РФ мәдәният министры урынбасары Александр Журавский, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Татьяна Ларионова һәм Юрий Камалтынов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан метрополиты Феофан атакай, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә куелган иң төп мәсьәләләр — Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборының проектларын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү иде.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә әлеге проектларны гамәлгә ашырырга алынганы өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде. “Ул җитәкли торган фонд Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә дәрәҗәгә ия, аның имиджы уңай һәм халык та аңа ышаныч белән карый. ЮНЕСКО халыкара оешмасы, эшмәкәрлек җәмгыяте, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтә булдырып, хәйрия чараларын җәлеп итү ысуллары җайга салынган”, - диде республика җитәкчесе. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 21 май — Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көнне Болгар ислам академиясе нигезенә капсула салу ниятләнә. 21 июльдә исә, Казан Мәрьям Ана иконасы көнендә аның исемендәге торгызылачак соборның да нигезенә таш салу ниятләнә. “Бу эшләр барысы да хакимиятнең барлык органнары һәм киң җәмәгатьчелек белән бергәләп эш итүне таләп итә. Бүген безнең арада Евгений Еремин һәм Александр Журавскийның булуы — әлеге проектларның тормышка ашырылуның федераль дәрәҗәдә әһәмиятен исбатлый”, - диде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында Указлар ул 2015 елның 4 ноябрендә – Халыклар бердәмлеге көнендә имзаланган иде.

“Болгар ислам академиясе мөселманнарның иң яхшы фәнни-белем бирү һәм дини-агарту үзәкләренең берсе булырга тиеш. Моның белән бергә, Казан һәм Татарстан митрополиты һәм Казан мэриясенең Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу теләгенә дә булышлык итәбез”, - диде ТР Президенты.

Ул шулай ук быел ТР Министрлар Кабинетының 25 мартындагы 498-р нче номерлы карары нигезендә академия төзү һәм соборны торгызу планы раслануын һәм оештыру комитеты булдыруын да ассызыклады.

Чыганак: “Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе