
Россиянең бер төбәге буларак, Татарстан әлегә Фарсы култыгы илләре, гомумән, гарәп дөньясы илләре базарларында начар тәкъдим ителгән. Әмма соңгы елларда республика бу юнәлештә җитди эшли, форумнарда катнаша, потенциаль партнерлар эзли. Бу хакта кичә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дубайда, "Annual Investment Meeting" форумы кысаларында, ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биргәндә белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“Хәзер безнең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән мөнәсәбәтләр яхшы, әмма уртак зур проектлар гамәлгә куелганда, зур юл узу зарур”, - диде Рөстәм Миңнеханов. РФ һәм БГӘ җитәкчелеге Татарстанның БГӘ белән ныклы элемтәләрне җайга салу буенча адымнарын хуплый һәм якын арада күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәчәгенә ышаныч белдерә. Бу шул исәптән ислам банкингы, сәнәгать, сәүдә, туристлык хезмәте һәм башка юнәлешләр. “Ислам банкингына килгәндә, биредә Россия өчен Европа һәм Америка финанс базарларына чыгуны чикләүләрне исәпкә алып, эш алып бару зарур, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Безнең бу секторда, аерым алганда, “Ак Барс” банкының тәҗрибәсе булуын да игътибарга алырга кирәк”.
“AIM-2015 форумында, Татарстанның сәнәгать предприятиеләреннән тыш, икътисадның инновацион юнәлешләре дә тәкъдим ителгән, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Мисал өчен, лазер технологияләре, медицина стимуляторлары, нефть химиясе сәнәгате, нанотехнологияләр өлкәләрендә инжиниринг үзәкләре”.
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренә караганда, ел саен үткәрелә торган "Annual Investment Meeting" инвестицион форум потенциаль инвесторлар җәлеп итәргә һәм Фарсы култыгы илләре базарына сәнәгать предприятиеләре продукцияләрен этәрергә ярдәм итә.
Журналистлар, чит ил инвесторлары акчасын Татарстанның “Яңарыш” фондына җәлеп итү планлаштырыламы, дип кызыксындылар. Спикер фикеренчә, потенциаль инвесторларны кунакханәләр төзү, туристларга халыкара дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү кебек туристлык тармагы инвестицион проектлары җәлеп итәргә мөмкин. Бүген ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды - ул Татарстан проекты гына түгел, ә гомумроссия проекты, аны гамәлгә куюда предприятиеләр һәм оешмалар, танылган сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, меценатлар, ил җитәкчелеге вәкилләре дә катнаша, дип белдерде Татарстан лидеры.
Чыганак: "Татар-информ"