Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия”дән Татарстан Президенты вазифасына кандидат буларак тәкъдим ителде

«Бердәм Россия» Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына кандидат буларак тәкъдим итте.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 06

«Бердәм Россия» Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына кандидат буларак тәкъдим итте. Бу карар республика партия конференциясендә кабул ителде.

Конференциядә республика партия активы, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, “Бердәм Россия” тарафдарлары катнаша.

Искәртеп үтик: 27 июньдә президент праймеризлары барышында сайлаучыларның 95 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде. Партия эчендә беренчел тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” тарафыннан кандидатлар итеп Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов һәм Олег Морозов тәкъдим ителде.

“Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXIII конференциясендә тәкъдим ителгән кандидатлар өчен делегатлар – партиянең җирле бүлекләре вәкилләре тавыш бирде. Конференциягә ТР ның барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 310нан артык делегат килде. Татарстан Президенты вазифасына тәкъдим ителә торган кандидатураны яшерен тавыш бирү юлы белән сайладылар. Рөстәм Миңнеханов өчен 311 делегат тавыш бирде. Марат Әхмәтов 1 тавыш җыйды, Олег Морозов та шул кадәр үк. Өч бюллетень дөрес түгел, дип танылды.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе