
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгорорд өлкәсендәге һәлакәттә үлүчеләрнең һәм зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якынннарының кайгысын уртаклашты.
Искәртеп узабыз: кичә Түбән Новгородта Казаннан Санкт-Петербургка каратэ буенча ярышларга спортчылар алып баручы автобус катнашында һәлакәт булды.
"Бу безнең барыбыз өчен дә зур фаҗига, - диде аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов. - Ни кызганыч, өч кеше һәлак булды. Берничә кеше авыр хәлдә. Мин бу хәлне тикшерү турында йөкләмә бирдем. Моның белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе шөгыльләнәчәк".
Ул автобусның балалар йөртү өчен җайлаштырылмаган булуын аерым ассызыклады. "Ни өчен автобус балалар йөртү өчен җайлаштырылмаган булган, ни өчен балалар утырган автобус төнлә юлга чыккан? Биредә сораулар бик күп, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу җәзасыз калмас дип ышанам. Без хәлне җентекләп тикшерәчәкбез".
Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсендәге һәлакәт нәтиҗәсендә үлгәннәрнең һәм зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын да уртаклашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"