Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Татарстанда Искешәһәр көннәрен уздырырга чакыра

Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Татарстанда Искешәһәр көннәрен уздырырга чакыра

БӘЙЛЕ
2012 Ноя 09
Киләсе елда Татарстанда заманча төрек сәнгате һәм Төркиянең классик сәнгате күргәзмәсе оештырылачак. Аның ачылышына Төркия Республикасы парламенты рәисенең килүен көтәләр. Бу хакта бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркиянең Искешәһәр провинциясе губернаторы Кадыйр Көчдәмир белән очрашуы вакытында хәбәр ителде. Президент очрашуда Искешәһәр татарларын да искә алды.

Татарстан белән тугандаш Төркия арасындагы ныклы багланышларда аның Искешәһәр провинциясе аерым урын алып тора. Төркиядәге татарлар башкаласы саналган Искешәһәр белән Татарстан башкаласы Казан 1990 елдан бирле тугандаш шәһәрләр санала. Биредә татарларның зур җәмгыяте эшләп килә.

ТР Президенты Искешәһәр провинциясеннән килгән мәртәбәле делегацияне сәламләп, аларны Төркия Республикасының 89 еллыгы белән тәбрик итте. Бу көннәрдә Татарстан Конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгы билгеләп үтелүен ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Татарстанның күп өлкәләрдә әйдәп баручы партнеры буларак ролен ассызыклады, Президент Абдуллаһ Гөл белән Премьер-министр Рәҗәп Эрдоганның Татарстанда булып китүен бу багланышлардагы иң якты хәтирәләр булуын искәртте.

Әле быел май аенда гына Төркиядә Татарстан көннәре гөрләп узган иде. Татарстанның рәсми делегациясе катнашында Истанбулда Сабантуй узды, Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды, рәсми очрашулар узды. “Без – тугандаш халыклар. Безне тарихыбыз, мәдәниятебез, телебез, динебез якынайта”, - дип басым ясады Татарстан башлыгы бүгенге очрашуда.

Татарстан делегациясенең Төркиягә сәфәре вакытында “Алабуга” МИЗына чираттагы резидент буларак тагын бер төрек компаниясен җәлеп итү мәсьәләсе күтәрелгән иде. Рөстәм Миңнеханов якын көннәрдә әлеге мәсьәлә буенча карар кабул ителәчәген белдерде.

“Искешәһәр белән безне бик күп нәрсәләр бәйли. 19 гасыр ахырында күпсанлы татарлар бирегә күченеп килә. Бүген Искешәһәр Төркиянең татарлар иң күп яшәгән төбәге санала. Биредә үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклаган татар авыллары яши”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов биредә яшәүче тараларга ярдәм итүләре өчен Кадыйр Көчдәмиргә рәхмәт белдерде. Ике төбәк арасындагы дуслык багланышларыннан файдаланып, алга таба да биредәге татарларга ярдәм күрсәтелер, дигән ышанычта калды.

Ярдәм димәктән, Искешәһәрдәге татар җәмгыятенең моңа кадәр үз бинасы булмаган. Җәмгыятьнең татар мәдәни йортын ачу турындагы хыялы тиздән тормышка ашачак. Провинция губернаторы Кадыйр Көчдәмир бүгенге очрашула шул хакта хәбәр итте. Ул татар җәмгыяте өчен шәһәрдә махсус бина әзерләнүен, реставрация эшләре төгәлләнгәч, аның татар мәдәни үзәге карамагына тапшырылачагын җиткерде. Кадыйр бәй үз чыгышында Искешәһәрнең үсешендә татар мөһаҗирләренең зур роль уйнавына аерым тукталды. “Укымышлы татарлар ярдәмендә төбәгебездә сәнәгать секторын төзи алдык, - ди ул. - Казан татарлары булмаса, Искешәһәр кухнясы бик ярлы булыр иде”, - дип тә өстәде. Киләчәктә ике арадагы дуслык җебе өзелмәсен, ныгысын, дигән теләктә кала ул. Провинция губернаторы Искешәһәрдә курчак театрлары фестивален уздырырга җыенуларын белдереп, ТР Мәдәният министрлыгы белән хезмәттәшлеккә өметләнүләрен җиткерде.

Халыкара ТӨРКСОЙ җәмгыяте 2013 елда Искешәһәрне төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итте. Ә 2014 елда аннан эстафетаны Казан кабул итеп алачак. Киләсе елда Татарстаннан Искешәһәргә эшлекле даирә вәкилләрен, мәдәният һәм сәнгать әһелләрен берләштергән мәртәбәле делегация сәфәр кылачак. Аның барышында Искешәһәрдә Сабан туе оештырылачак. “Ул татарлар өчен генә түгел, әлеге территориядә яшәүчеләрнең барысы өчен дә зур бәйрәмгә әйләнер дип уйлыйм”, - ди ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашуда 2014 елда Казанда Искешәһәр көннәрен оештыру тәкъдиме белән чыкты.

Әлегә ике арада күбрәк мәдәни багланышлар үссә, алга таба башка өлкәләрдә дә хезмәттәшлекне киңәйтү ниятләнә. “Без Искешәһәр белән хезмәшттәшлекне тагын да киңәйтәчәкбез. Безнең бизнес-структураларның туры элемтәләр урнаштыруы, ике як өчен файдалы проектларны гамәлгә ашыруы мөһим. Икътисади-сәүдә мөнәсәбәтләре араларны тагын да якынайта, элемтәләрне ныгыта. Мәгариф, мәдәният өлкәсендәге багланышларны да киңәйтергә, иҗат коллективлары гастрольләрен оештырырга кирәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Татарстан башлыгы Искешәһәр провинциясе губернаторы җитәкчелегендәге делегациягә сәфәрләре өчен рәхмәт белдерде. “Мондый сәфәрләр төрле дәрәҗәләрдә, белгечләр, бизнес дәрәҗәсендә дә оештырылсын иде, бу процесс активлашырга тиеш”, - диде ул.

Татарстанда 5 ноябрьдән бирле сәфәрдә булган Искешәһәр провинциясе делегациясе “Алабуга” МИЗында, “Форд Соллерс Алабуга” ҖЧҖ, “КАМАЗ” ААҖ дә булырга да өлгерде, дип хәбәр итә президент сайты.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе