Рөстәм хәзрәт Сафин мәчетне яптырмас өчен халыкны мөрәҗәгатьләр белән чыгарга өндәде

Кичә, 13 августта, Казанның "Ихлас" мәчете мәхәлләсе мәчетне яптырмау өчен җыелыш үткәрде.

БӘЙЛЕ
2012 Авг 14
Кичә, 13 августта, Казанның "Ихлас" мәчете мәхәлләсе мәчетне яптырмау өчен җыелыш үткәрде. Күбесенчә хатын-кызлардан торган мәчет җәмәгате алдында икенче имам Рөстәм Сафин чыгыш ясады. Ул мәчетне яптырмас өчен җыелган халыкны шәһәр түрәләренә, прокуратурага һәм башка урыннарга мөрәҗәгатьләр белән чыгарга өндәде.

Җыелыш алдыннан мәчеткә прокуратурадан ике вәкил килде. Ләкин алар мәчеткә кермәде, урамда Рөстәм Сафинга прокуратурага килүне сораган документ тапшырды.

Рөстәм Сафин сүзләренчә, "Ихлас" мәчете әһелләре тоткарланган мөселманнарны яклаганнан соң, башка мәчетләр аларга теләктәшлек күрсәтмәгән, киресенчә, пычрак яга, "Ихлас" мәчетен ябырга тели башлаган.

"Ихлас" мәчетенең икенче имамы җыелышта мәчетне саклап калуны гына түгел, ислам динен саклап калу мәсьәләсен дә тикшерүләрен белдерде.

"Ислам диненә күптән куркыныч яный. Безгә Русия дәүләтенең динен кертмәкче булалар. Чын ислам урынына Русия хөкүмәтенә, Русия системына яраклашкан ислам динен тәкъдим итәләр. Чын ислам исә Коръән һәм сөннәтне торгызудан гыйбарәт”, - дип белдерде ул.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе