
Кичә Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы кысаларында узган “Традицион булмаган углеводород чыганакларын эзләү һәм үзләштерү үзенчәлекләре” темасына халыкара конференциянең пленар утырышында мәртәбәле кунаклар катнашты. “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә ачылган форум ачылышына ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов, Россиянең нефть һәм газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль һәм башкалар килде.
ТР Премьер-министры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов пленар утырышны ачып җибәреп, форумның эшлекле программасында 1400 делегат катнашуын, 200 дән артык компаниянең, шул исәптән 134 Россия Федерациясе предприятиесе, 54 Татарстан ширкәтенең, дөньяның 11 иленнән 18 компаниянең үз экспозицияләрен тәкъдим итүен билгеләп узды.
Конференциядә катнашучыларны Татарстан һәм Башкортстан лидерлары сәламләде. Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнехановны һәм республикада яшәүчеләрне ТАССРның 95, Татарстан суверенитеты турындагы декларация кабул итүгә 25 ел тулу вакыйгалары белән тәбрикләде. “Без ут-күршеләр генә түгел, ә чып-чынлап тугандаш республикалар. Татарстанның барлык өлкәләрендәге уңышларына ихлас сөенәбез. Әлеге казанышларга республика дилбегәсен энергиясе ташып торган, булдыклы, алдынгы карашлы җиҗәкче иярләве нәтиҗәсендә ирешелгән”, - дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.
Башкорстан башлыгы ике республика арасында дустанә мөнәсәбәтләр белән берәттән, икътисади-сәдәни багланышлар югары үсеш алуына шат булуын белдерде. “Безнең Рөстәм Нургалиевич белән мәгълүмат алмашмаган, элемтәдә тормаган чагыбыз юк. Бу яхшы тәҗрибә, без Татарстанда иң яхшы үрнәкләргә таянабыз, Башкортстан да кайбер юнәлешләр буенча үрнәк булырлык дип ышанам”, - диде Р.Хәмитов. Ул тармак проблемалары буенча фикер алыша, тәҗрибә алмашырга мөмкинлек биргән форумны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәтен җиткерде.
“Нефть һәм газ комплексы – ил икътисады үсешенең төп локомотивы. Социаль өлкәне ныгыту, кешеләрнең яшәешә дәрәҗәсе аның тотрыклы эшенә бәйле. Башкортстан өчен бу аеруча әһәмиятле – тармак предприятиеләре җитештерелеп читкә озатылган продукциянең 43 процентын, республиканың консолидацияләнгән бюджетына 36 процент салым кертемен формалаштыра”, - дип билгеләп узды Рөстәм Хәмитов. Ул Россия Президенты фәрманы буенча, республика милкенә “Башнефть” компаниясе акцияләр пакетының 25 процент+1 өлеше тапшырылганын билгеләп үтте. “Әлбәттә, бу зур җаваплылык. Компания тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләвен дәвам итсен өчен, кулдан килгәннең барысын эшләячәкбез”, - диде ул.
Рөстәм Хәмитов, тулаем алганда, Башкортстанда ягулык-энергетика, нефть һәм газ химиясе комплексы яхшы темплар белән үсеш алуын билгеләп узды. Гамәлдәге производстволарны төзекләндерү, яңа егәрлекләр кертү уңышлы алып барыла. Аның әйтүенчә, Башкортстанда кластер сәясәтенә басым ясала, бүген анда нефть һәм химия кластеры, нефть һәм газ инжинирингы, геофизика кластеры гамәлдә тора. “Бүген Башкортстанның инжиниринг компанияләре нефть эшкәртүдә технологияләрнең 90 процент өлешен алмаштыра ала”, - дип ассызыклады Р. Хәмитов. Аның фикеренчә, Идел буе федераль округы төбәкләрендә нефть химиясе предприятиеләренең күпләп туплануын исәпкә алып, төбәкара нефть һәм газ химиясе кластерын булдыру перспективалы бурыч булып тора. “Бүген безнең өчен Татарстан һәм Башкортстанның фәнни үзәкләре, предприятиеләренең тырышлыгын, куәтен берләштерү үтә дә зур әһәмияткә ия. Бу зур нәтиҗәлелек һәм ил территориясендә алдынгы позицияне биләп торырга һәм дөнья базарына куәтле структура сыйфатында чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Бу проект өстендә эшлибез, аны, һичшиксез, гамәлгә ашыруга тотыначакбыз”, - дип ныклы ышанычын белдерде Рөстәм Хәмитов. Шул ук вакытта ул бу эштә каршылыклар булачагын да искәртте дип хәбәр итте "Татар-информ".