
Менә без тагын Теләче районындагы Иске Җөри авылына аяк бастык. Биредәге ятим һәм инвалид балалар йортына кереп, аларның тору урыннары, уку, йокы бүлмәләре белән таныштык.
Бер уйласаң, беркемгә кирәкмәгән гарип балалар бит алар. Җитмәсә, һәрберсенең өстәмә авырулары бар, ныгытып дәвалануга мохтаҗ алар. Монда аларга әниләре Мәликә ханым Гыйльметдинова табиб-табибәләр чакырта, алар белән киңәшә. Нәтиҗәсе дә бар. Бер кәлимә сүз әйтмәгән ир бала сәйләшә башлаган. Сөенечләренең чиге юк. Фаҗигане үз күзләре белән күргән берәүгә һәрдаим игътибар кирәк. Анысын да булдырганнар. Без барып, бераз вакыт үтүгә, Вика белән Анастасия мәктәптән кайттылар, өсләрен алыштылар.
Аларның икесе дә “5” ле билгесе алганнар. Ул арада кайбер балалар да бакчадан кайттылар.
Без алар белән дә сөйләштек, әңгәмәләштек. Артем очучы булам ди, Алмазның балта остасы буласы килә. Башкалар да булачак һөнәрләрен күзаллыйлар инде.
Әниләре Мәликә остазны яраталар, тыңлыйлар. Монда балаларның фикерен тыңлый беләләр.
Әнә, Әнвәр абыйлары Юнысов аларны интернет белән эшләргә өйрәтә. Бәләкәйләр өчен “шарчыклар күле” бар. Шуңа сикер, чум, уйна. Аларны күзәтеп тору үтә дә хикмәтле. Мәликә ханым - боларның барысы өчен дә җаваплы кеше. Аның үтә дә аңлашып эшләүче кулдашы, фикердәше, тәрбиячесе - мөгаллимә кардәшебез Илһамия ханым Курганова. Ул балаларга татар, рус, инглиз, гарәп телләреннән гыйлем бирә. Эстетика, Россия халыкларының дини мәдәнияте, дөньяви эстетика нигезләрен аңлату да аңа карый.
Рушания Галиева белән Әнисә Хөсәенова апалары балаларны тәмле-тәмле төрле күмәчләр, боткалар, ашлар, коймаклар белән сыйлыйлар.
Биредәге балалар төрле кул эшләре дә башкара. Бүген алар янына “Идел” һәм “Тылсымлы куллар” журналларыннан апалары килгән иде. Алар монда “мастер-класс” үткәрделәр. Әлеге чара балаларны уйланырга, фикерләргә, зиһеннәрен эшләтергә зур этәргеч бирде.
Бирегә Мәскәү һәм Теләче районы телевидениесеннән дә килгәннәр иде.
Шулай итеп, без бу балалар йортына, аның җитәкчелегенә, мөгаллим-мөгаллимәләренә, балаларның әнисе Мәликә ханым Гыйльметдиновага, Тереза анага ныклы сәламәтлек һәм зур уңышлар телибез.
Әйе, мәрхәмәтлелекнең һәм рәхимлелекнең чиге юк, җәмәгать.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете