"Рәйхан" кафесының туган көнендә бүләкләр уйнатылды

Узган җомгада Казандагы "Рәйхан” кафесының туган көнендә VIP һәм GOLD карталарына ия булган кешеләр арасында...

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 17

Узган җомгада, ягъни 14 ноябрьдә, Казандагы “Рәйхан” кафесының туган көнендә VIP һәм GOLD карталарына ия булган кешеләр арасында бүләкләр уйнатылды.

“Рәйхан” ашханәсенең 3 еллыгы хөрмәтенә Казанның Мәскәү урамы 2а йортында VIP һәм GOLD карталары саны буенча бүләкләр уйнатылды. Очраклы саннар генерациясе программасы нигезендә, уенны алып баручы очраклы рәвештә барлыкка килгән саннарны атады. Карта номерларына туры килгән саннар җиңү китерде. Кешеләр күңелендә шик вә шөбһә калмасын өчен бу чара видеога да төшерелде.

VIP картада мондый кешеләр җиңде:
5.Камилә Сафиуллина;
4.Резеда Саматова;
3.Регина Сәйфетдинова;
2.Надежда Абдрахманова;
1.Владислав Симонов.


GOLD картасы буенча исә мондый кешеләр җиңде:
5.Руслан Закиров;
4.Олеся Студентова;
3.Юлия Шакирова;
2.Диана Хәйруллина;
1.Светлана Шебанова.


“Рәйхан” кафесы барлык җиңүчеләрне дә котлый. “Рәйхан” ашханәсе идарәчесе Регина Нәҗмиева сөйләвенчә, мондый чаралар биредә ешрак оештырылыр дип көтелә. Монда йөрүче кунакларның киләсе бәйгеләрдә җиңү һәм кыйммәтле бүләкләр алу мөмкинлеге бар.

Исегезгә төшерәбез, “Рәйхан” кафесының барлык кереме “Ярдәм” мәчете каршындагы күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенә булышу өчен китә. Кафега килеп, Сез мондагы җылы карашны тоеп, тәмле ризыктан авыз итеп кенә калмассыз, бәлки изге гамәл дә кылырсыз.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе