Мөселманнарның тоткарлануы туганнарына хәбәр ителмәгән. Иртән тентү белән килгән полицияне Шакировның хатыны Регина өйгә кертмәгән, аны соңыннан полиция бүлегенә "сөйләшүгә" чакырганнар. Болар хакында Айрат Шакировның танышлары хәбәр итте.
Мәскәү районы мәхкәмәсе тоткарланган ике кешене биш тәүлеккә ябу турында хөкем карары чыгарды. Алар тоткарланган вакытта полициягә буйсынмауда гаепләнә.
Чыганак: "Азатлык.орг"