"Яңа Тура" сәүдәгәрләре Казан базарларына кире кайта

"Яңа Тура"дагы янгыннан зыян күргән эшмәкәрләр башкала базарларына кире әйләнеп кайта. Аларга вакытлыча Казанның Үзәк базары, "Биг Зур" сәүдә комплексы һәм башка урыннардан сәүдә мәйданнары тәкъдим ителәчәк.

БӘЙЛЕ
2013 Май 15
"Яңа Тура"дагы янгыннан зыян күргән эшмәкәрләр башкала базарларына кире әйләнеп кайта. Аларга вакытлыча Казанның Үзәк базары, "Биг Зур" сәүдә комплексы һәм башка урыннардан сәүдә мәйданнары тәкъдим ителәчәк.

Янгыннан зыян күргән эшмәкәрләр саны 800гә якын. Матди зыянның күләме әлегә ачыклана гына. 1 июльгә Яңа Тураның икенче чиратын сафка бастыру күздә тотыла. Тик бөлгенлек алдында калган эшмәкәрләр бирегә әйләнеп кайтырмы? Республика хөкүмәте тарафыннан зыян күрүчеләргә компенсация рәвешендә аренда хакын киметү күздә тотыла. Бу турыда Татарстан премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров белдерде.

"Яңа Тура" базарында көчле янгын кичә көндезге сәгать икедә чыга. Сәүдә мәйданнарының 80%ы көлгә әйләнә. Корбаннар юк. Яңа Турадагы янгын факты буенча җинаять эше дә кузгатылган. Гадәттән тыш хәлнең төп сәбәбе –электр чыбыкларында дип карала.

Яңа Турадагы янгыннан инде кул җылытып калучылар да барлыкка килә. Эшмәкәрләр әйләнеп кайта торган базарларда аренда хакы кинәт кенә үсә башлаган. Шәһәр хакимияте бу вазгыятьне контрольгә алырга вәгъдә итә.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе